Казанга эш визиты белән Франциядән делегация килгән. Аның составында әфәнде Мишель Кальмон – «Санте Сервис» генераль директоры, Даниэль Матье – Франция Илчелегенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе, Марина Валерий кызы Петрова – Россиядә Франция Илчелегенең үсеше буенча эксперт.
Түбән Камада атна ахырына кадәр һәр теләүче, сырхауханәгә бармыйча прививка ясата ала. Шәһәрнең эре сәүдә үзәкләренең территорияләрендә вакцинацияләүнең мобиль пунктлары эшли.
Күргәзмә территориясендә «Сәламәтлек зонасы» урнашачак, анда бөтен теләүче кешеләр артериаль кан басымын үлчи, грипптан прививка ясый, кан тамырларына скрининг тикшеренү уза алалар.
Казанда Югары медицина тенологияләренең белем бирү үзәге җирлегендә Татарстан Республикасы клиник фармакологларының семинар-киңәшмәсе узды.
2017 елның 18 сентябреннән башлап 24нә кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 7878 чакыру керде.
Җәмәгать урыннарына 1331 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 6075– төрле авыруларга, шул санда 183 инсультка һәм 46 инфарктка туры килде.
Онкологларда тикшерүне 60 артык кеше узды. Тикшерү барышында бер кешедә яман шешкә шик ачыкланды.
Вакцинацияләү мобиль пунктлары көн саен иң хәрәкәт кызу булган метро станцияләр янында эшлиләр: "Победа проспекты", "Кәҗә бистәсе", "Яшьлек", "Авиатөзелеш”, шулай ук «Казан» Агросәнәгый парк территориясендә. Метро станцияләр янында прививканы көн саен 10.00 башлап 17.00 кадәр, агропарк территориясендә 8.00 башлап 15.00, дүшәмбедән башка ясарга була.
Түбән Камада сәүдә үзәкләренең территориясендә вакцинацияләү мобиль пунктлары ачылды. Һәр теләүче, үзендә паспорт һәм ММИ полисы булганда, грипптан прививка ясый ала. Вакцинацияләү барысы берничә минут ала.
Бүген «Азино» казан балалар сырхауханәсендә бөтен теләүчеләр гриппка каршы вакцинацияләүне уза алачак. Сырхауханә хезмәткәрләре балалар һәм өлкәннәр өчен түләүсез вакцинацияләүнең махсус бәйрәмен оештырдылар. Барысын күңел ачу программасы, викториналар һәм күңелле уеннар көтәләр.
Укуда хәтер бозылу сәбәпләрен, деменция белән пациентның ихтыяҗларын, деменция белән пациент өчен тирә-юньне оештыру мәсьәләләрен, деменция белән авыручының куркынычсызлыгын, шулай ук деменция белән җәфаланучы пациент белән аралашуны һәм шушы авыру белән авыручының авыр тәртибенә тәэсирләнүне карап тикшерәчәкләр.