ЯҢАЛЫКЛАР


15
май, 2017 ел
дүшәмбе

Стратегик сессия эшендә ТР сәламәтлек саклау министры А.Ю.Вафин, Казан дәүләт медицина университеты ректоры А.С. Созинов, AMTEC KAZAN Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәгенең үсеш бүлегенең җитәкчесе Марина Иванова катнаштылар.

2017 елның 8 маенан башлап 14 маена кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 7770 чакыру керде.  Җәмәгать урыннарына 1097 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 6156 – төрле авыруларга, шул санда 166 инсультка һәм 53 инфаркта туры килде. Бала табуларга ашыгыч медицина табиблары 94 тапкыр чыктылар.

Казанда сәүдә йортларының берсендә «Артериаль кан басымыңны үлчә» дигән акция узды. Ул Казан дәүләт медицина университетының Актлар көне һәм Бөтендөнья артериаль гипертония белән көрәшү көне  чикләрендә узды.


12
май, 2017 ел
җомга

Казан дәүләт медицина университеты «Яшел каникуллар» дигән балалар программасы студиясе белән бергә 6–8нче классларның укучылырын  Казан шәһәренең Мирный поселогында «Динамо» Спорт үзәгендә 5–19 июннәрдә узачак «Медицина каникуллары» профильле сменасына чакыра.

Бүген Казанда Республика клиник онкология диспансеры җирлегендә Халыкара шәфкать туташы көненә багышланган «Татарстан Республикасының шәфкать туташы хәрәкәтенең тарихы» дигән Республика конференциясе узды.

Чистай үзәк район хастанәсендә бүген шартлы янгынның медик-санитар нәтиҗәләрен бетерү буенча өйрәнү узды. Өйрәнүләр легендасы буенча, кабынып китү ашханәдә, гинекология бүлегенең беренче катында булды. Янгын кабыну учагын күргән өлкән шәфкать туташы Суворова Р.Р. янгын сигнализациясен хәрәкәткә китерде, бала табу йортында янгын учагы барлыкка килү турында «01» хезмәтенә хәбәр итте.

Бүген көн буе тәбрикләү һәм рәхмәт сүзләрен шәфкать туташлары кабул итәләр. Республика медицина оешмаларының күбесендә Халыкара шәфкать туташы көненә багышланган бәйрәм чаралары уздылар.

Бүген Яр Чаллыда спортның җәйге төрләре буенча «Сәламәтлек-2017» дигән ТР сәламәтлек саклау хезмәткәрләре спартакиадасының зона этабы узды.

Казанда Балалар республика клиник хастаханәсенең пациентлары, хезмәткәрләре, «Роналд Макдоналд йорты» түләүсез гаилә кунакханәсенең торучылары һәм кунаклары Россиядә беренчеләрдән булып конфедерацияләр Кубогында җиңүчеләренең  ганиматын күрделәр.

Бүген Казанда Республика кан үзәгенең яңа бинасын ачу мизгеленнән 3-еллыгына багышланган «Игелекле йөрәк көне» дигән донорлар акциясе узды. Акциядә «Камгэсэнергосторой» ПАҖ төзүчеләре катнашты, ул кетелмәгән түгел – нәкъ алар 10 ай эчендә бөтен Европа стандартларына ярашлы һәм гамәлдәге санитар кагыйдәләрен һәм нормаларын исәпләүче хәзерге заман өч катлы бина торгызыдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International