Сочида «Хәзерге заман аугментацион маммопластикасы. Күкрәкне зурайту вакытында керү юллары: субмаммар, периареоляр, трансаксилляр. Аларның уңай һәм кире яклары» дигән мастер-класс булды.
2017 елның 7–8 апрелендә Казанда халыкара катнашу белән физиолог Александр Самойловның 150-еллыгына багышланган Бөтенроссия фәнни-гамәли «Йөрәкнең фундаменталь һәм клиник электрофизиологиясе. Аритмологиянең көнүзәк мәсьәләләре» дигән конференция узачак.
23 апрельдә Казан дәүләт медицина университетында Ачык ишекләр көне узачак. Университетның җитәкчелеге укучылар һәм аларның ата-аналары белән традицион очрашуда медицина университетына кабул итү һәм анда укыту кагыйдәләренә бәйле кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәк.
2017 елның 27 мартыннан башлап 2 апреленә кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 7959 чакыру керде. Җәмәгать урыннарына 1066 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 6336– төрле авыруларга, шул санда 173 инсультка һәм 45 инфаркта туры килде. Бала табуларга ашыгыч медицина табиблары 82 тапкыр чыктылар.
Бүген Казанда табиблар-ортопедлар һәм травматологлар өчен AMTEC KAZAN Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәге белән хезмәттәшлектә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы белән оештырылган «Артромастер» ассоциациясенең I Халыкара белем бирү мәктәбе ачылды. Чара эксперт лекциярәре форматында Белем бирү үзәгенең лабораториясендә осталыкларны гамәли эшкәртеп җиткерү белән уза.
Эш визиты барышында Чечен Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Ваил Адамов һәм Чечен Республикасы сәламәтлек саклау министры ярдәмчесе Хасан Сайдаев шушы көннәрдә кан тамырлары һәм телемедицина үзәкләренең, онкология диспансерларының һәм башка юнәлешләрнең эшләрен оештыру көнүзәк мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының эш тәҗрибәсен өйрәнәләр.
Бүген Казанның Идел буе районының 88нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә сәламәтлек яшәү рәвешне пропагандалау буенча «Сәламәтлек мәктәбе» дигән масштаблы акция узды. Мәктәп укучыларына кунакка сәламәтлек саклау һәм мәгариф белгечләре, Казан шәһәр Думасы депутатлары килделәр. Алар сәламәт яшәү рәвешен саклау мөһимлеге турында укучыларга сөйләү өчен үз торышлыкларын, тәҗрибәне һәм белемнәрне берләштерделәр.
Бүген Казан дәүләт медицина академиясендә Ашыгыч медицина ярдәме табиблары очен мәктәп узды. Чарада Татарстан Республикасы шәһәрләреннән һәм районнарыннан ашыгыч медицина ярдәменең 90 табибы һәм фельдшеры, шулай ук Һәлакәтләр медицинасы үзәгенең табиблары һәм фельдшерлары катнашты.
Казанда 2017елның 13–15 апрелендә Бөтенроссия фәнни-гамәли «Офтальмологиядә яңа технологияләр - 2017» дигән конференция узачак. Булачак конференция дүрт әһәмиятле вакыйгага туры китерелгән: Казан офтальмология хастаханәсен оештыру көненнән 95-еллыгына, КДМУ офтальмология кафедрасының 150-еллыгына, Казан Офтальмологлар җәмгыятен оештыру көненнән 110-еллык юбилеена һәм КДМА офтальмология кафедрасының 95-еллыгына.
Казанда БРКХнең хастаханә клоуннары турында китап бастырып чыгарылды. Аның авторы – Казанның хастаханә клоунларының координаторы Екатерина Гурьева. «Җитди турында шаянып» исемле китап аның персонажы Фрося исеменнән язылган. Автор хастаханә клоуннары, хастаханә пациентлары турында, һәм дәвалау вакытында уңай кәеф сакларга нигә шундый мөһимле турында сөйли. Һәр бүлекнең ахырында ата-аналар балалары белән чишә ала торган иҗади биремнәр бар.