Медицина оешмаларының өстәнлеге пациентка юнәлеш тоту һәм хезмәт күрсәтүнең югары сыйфаты булырга тиеш – Әлмәт районында узган гадәттәге медицина советында игътибарны шуңа тупладылар. Анда 2016 елда Әлмәт муниципаль районы сәламәтлек саклау оешмалары эшчәнлекләренең йомгакларын ясадылар һәм 2017 елга бурычларны билгеләделәр.
Районның сәламәтлек саклау оешмаларының йомгаклау отчет җыелмасы Лениногорск районында узды. Анда катнаштылар: Татарстан Республиксы сәламәтлек саклау министры урынбасары Владислав Виниченко, Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгат Хөсәенов, «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк.
Республика йогышлы авырулар хастаханәсендә гадәттәге медицина советы узды, анда оешма эшенең йомкагларын ясадылар һәм яңа 2017 елга бурычларны билгеләделәр.
Татарстан Республикасында 6нчы февральдән башлап 15нә кадәр узучы онкологик авырулар профилактикасы буенча ун көнлек чикләрендә Республика медицина профилактикасы үзәгенең белгечләре профилактик дәресләр уздыралар. Шулай, онкологик авырулар профилактикасы турында РФ ҖҮФХБИнең Укыту үзәгендә сөйләделәр.
Бүген 80-еллык юбилеен хезмәт ветераны Александра Василий кызы Маклашова бәйрәм итә. Ул 50 елдан артыграк Түбән Кама медицинасына багышлады. Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсенең 1нче номерлы сыхауханәсе хезмәткәрләре оешманың җитәкчелеге исеменнән аны олы яше белән тәбрикләделәр.
Мәскәүдә MICHS 2017 гибрид хирургия буенча VIII халыкара конкурсы узды. Аның президенты – танылган россия кардиохирургы, академик Ренат Акчурин.
Бүген Республика туберкулезга каршы диспансерының Түбән Кама филиалында 2016 елда оешманың эш йомгакларын ясаган медицина советы узды. Совет эшендә ТР ССМ Республика туберкулезга каршы диспансеры баш табибының клиник-эксперт эше буенча урынбасары Наилә Газизуллина катнашты. Ул Түбән Кама филиалы белгечләренең эшен югары бәяләде.
Казан шәһ. «7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССОның баш табибы урынбасары Андрей Анисимовка һәм «Республика клиник хастаханәсе» ДАССОның неврология бүлеге мөдире Марат Хәйрулловка «Россия Федерациясенең атказанган табибы» исеме бирелде.
Динә Гайнетдинова – медицина фәннәре докторы, Казан дәүләт медицина университетының неврология, нейрохирургия һәм медицина генетикасы кафедрасының профессоры, иң югары категорияле табиб, Татарстан Республикасының атказанган табибы, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш белгече-балалар реабилитологы.
Республика кан үзәгендә ике көн дәвамында «Балаларга чиста йөрәктән» дигән донорлар акциясе узды. Казанның хәрби частьләренең берсеннән 48 хәрби хезмәткәре донор булды. Бу көчле һәм чын ирләр аркасында кан банкы 21 литрга тулыланды. Шуннан башка кан бирүдән алынган бөтен акчалар ятим-балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм балалар өчен Казан шәһ. Идел буе районының Балалар йорты счетына күчерделәр.