Бүген 80-еллык юбилеен хезмәт ветераны Александра Василий кызы Маклашова бәйрәм итә. Ул 50 елдан артыграк Түбән Кама медицинасына багышлады. Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсенең 1нче номерлы сыхауханәсе хезмәткәрләре оешманың җитәкчелеге исеменнән аны олы яше белән тәбрикләделәр.