Яңа ел каникулларында Казанның беренчел медицина оешмалары медицина ярдәмен 23,6 меңгә якын мөрәҗәгать иткәннәргә күрсәттеләр. Моның турында бүген «Татар-информ» МА пресс-конференциясендә ТР башкаласының Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесенең урынбасары Гөлсинә Хуҗиева белдерде.
2017 елның гыйнварыннан башлап күз авырулары белән пациентлар өчен мәктәпләр үз эшләрен Казанда, Яр Чаллыда, Түбән Камада һәм Әлмәттә башлыйлар. Лекция вакытында табиб пациентка авыру турында, патология үсешен ничек акырынайтырга яисә туктатырга һәм күрү сәләтен ничек сакларга җентекләп сөйли, пациентны кызыксындыручы сорауларга җавап бирә.
18 гыйнвардан башлап 27нә кадәр урамдагы җәрәхәтләнүнең профилактикасы буенча ункөнлек Татарстанда узачак. Җәрәхәтләрдән качырга нинди чаралар булышачак дип татарстанлыларга сөйлиячәкләр. Кыш көннәрендә кешеләрдә ешрак сындырулар, бәрелүләр, каймыгулар һәм сеңерләр тартулары булалар.
2017 елның 2 гыйнварыннан башлап 8нә кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 10980 чакыру керде. Җәмәгать урыннарына 910 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 9546 – төрле авыруларга, шул санда 186 инсультка һәм 46 инфаркта туры килде. Бала табуларга ашыгыч медицина табиблары 99 тапкыр чыктылар.
Салкыннар килеп җитү белән татарстанлыларны чангы, чаналарда, тимераякларда шуулар төрендә шатлыклар гына түгел, ләкин артык суыну, кай вакыт өшүләр дә кетәләр. Салкыннар килеп җитү сәбәпле, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы ашыгыч ярдәм күрсәтү буенча һәм сәламәтлек саклау оешмаларының түбән температура факторлары тәэсире аркасында зыян күрүче гражданнарның керүләр саны артуга әзерлекне тәэмин итү буенча чаралар башкарды. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы гражданнарга мөрәҗәгать итә – өшетүләрдән сакланыгыз!
Бәйрәм көннәрендә халыкка медик-санитар ярдәмне күрсәтүче медицина оешмалары түбәндәге тәртиптә эшлиләр:
Өлкәннәрнең сырхауханәләре көн саен 8.00 сәг. башлап 17.00 сәг. кадәр:
- 2017 елның 1,2,4,5,7,8 гыйнварында – дежур терапевт бригадалары,
- 2017 елның 3,6 гыйнварында – «көчәйтелгән тәртиптә» (терапевтлар, тар белгечләр, лаборатория, рентгенкабинет, эшнең көндезге тәртибе белән травматология пункты).
Актаныш районында күп квартирлы йорт файдалануга тапшырылды. Анда 2016 елда «Земство табибы» программасы буенча килгән табиблар-белгечләр өчен 4 квартир бүленде. Актаныш муниципаль районының башлыгы Камаев Ф.М һәм ТР ССМ Яр Чаллы шәһ. буенча сәламәтлек саклау идарәсенең җитәкчесе Сабаев О.В. педиатр С.Г.Ендальцевага, эпидемиолог Е.К.Евдокимовага, терапевтлар Ю.Ю.Ивановага һәм М.В.Кузнецовага квартирлар ачкычларын тапшырдылар.
Бүген Түбән Кама чигендә Яр Чаллы ягына автоюлда ЮТҺ булды. Өч җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә 6 кеше, шул санда 2 бала, зыян күрде. Бөтен зыян күргән кешеләр уртача авыр дәрәҗәдәге авырлыклы травмалар алдылар. Ике зыян күргән кеше Түбән Кама үзәк район хастаханәсенә тапшырылды. Балалар Түбән Каманың перинаталь үзәге белән Балалар шәһәр хастаханәсенә тапшырылдылар. ЮТҺ урынына Түбән Кама ашыгыч ярдәменең фельдшер бригадасы чыкты.
Бүген Арча районында Казан–Малмыж автоюлның 80нче км-да ЮТҺ булды. Ике җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә 4 кеше зыян күрде, балалар юк. Бер зыян күргән хатын-кыз авыр хәлдә һәм өч кеше уртача авыр хәлдә Арча үзәк район хастаханәсенә тапшырылды. ЮТҺ урынына Арча ашыгыч ярдәменең табиб бригадасы чыкты.
Баулы районында ЮТҺ булды. Ике җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә 4 кеше зыян күрде, балалар юк. Бөтен зыян күргән кешеләр уртача авыр хәлдә Бөгелмә үзәк район хастаханәсенә тапшырылдылар. ЮТҺ урынына Баулы ашыгыч ярдәменең фельдшер бригадасы чыкты.