Бер көн элек кич белән Яшел Үзән районында, Күгәй авылы янында ЮТҺ булды. Ике җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә 2 кеше һәлак булды, балалар юк.
Бүген ТР Президентының социаль мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Ләйлә Фазлеева, ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, ТР Министрлар кабинетының Сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен оештыру идарәсенең җитәкчесе Гүзәл Шакирова, Казанның башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин, Казанның Сәламәтлек саклау идарәсенең җитәкчесе Илнур Халфиев Казанның 18нче Шәһәр сырхауханәсенә килеп киттеләр. Бу сырхауханә «Дуслык сырхауханәсе» дигән проектның пилот мәйдачыгы булды.
Яр Чаллыда Сәламәтлек саклау идарәсе һәм Роспотребнадзор белгечләре КРВЙ һәм грипп буенча эпидемиологик хәл турында сөйләделәр. 1 гыйнвардан башлап 8нә кадәр «Ашыгыч медицина ярдәме станциясенең» белгечләре пациентларга чакыру саны буенча айлык норманы үтәделәр. Барысы 32 бригада эшләде, 7621 чакыруда хезмәт күрсәтелде.
Грипп – авыр вируслы йогыш, ул гомумән алганда елның көзге-кышкы вакытында теркәлә. Гриппка бирешүчәнлек гомуми. Йогыш тапшыруның иң киң таралган юлы – һава-тамчылы: йөткерү, төчкерү, сөйләшү вакытында.
Бүген Әгерҗе районында, Тирсә саласы янында, ЮТҺ булды. Җиңел автомобиль һәм микроавтобус бәрелешү нәтиҗәсендә 5кеше зыян күрде, зыян күргән кешеләр арасында балалар юк иде. ЮТҺ нәтиҗәсендә ике кеше ашыгыч ярдәм килгәнче һәлак булды. Ике зыян күргән кеше уртача авыр хәлдә Яр Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә тапшырылды, бер зыян күргән кеше кәнәгатьләндерерлек хәлдә амбулатор күзәтүгә юнәлдерелде. ЮТҺ урынына Әгерҗе ҮРХнең 2 фельдшер бригадасы чыкты.
18нче номерлы Шәһәр сырхауханәсе – башка татарстан сырхауханәләре белән беррәттән пилот мәйданчыгы. «Дуслык сырхауханәсе» дигән проект медицина оешмаларында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырыла. Проектның баш максаты – медицина ярдәменең ала алырлыгын арртыру. Иң якындагы ике елда аны гамәлгә ашыру пациентларның медицина ярдәме белән канәгатьләнгәнлеген, персоналның җитештерүчәнлеген арттырачак, медицина ярдәменең ала алырлыгын һәм сыйфатын яхшыртачак, шулай ук пациентлар сырхауханәдә булуның комфортлы шартларын оештырачак.
874 бала Яңа ел бәйрәмнәре эчендә Татарстанда туды. Яңа ел көнәре эчендә дөнья күргән сабыйлар саны буенча алдан баручы Казан булды. Казанның бала тудыру йортларында 31 декабрьдән башлап 8 гыйнварга кадәр 379 бала туды. 2016 елда Татарстан башкаласында 24 мең 564 сабый туды – ул 2015 елга караганда 501 балага артыграк.
«Татар-информ» МА, ТР ССМ матбугат хезмәте.
14 гыйнварда «Мы вместе – Без бергә» дигән пациентлар-волонтёрлар оешмасы Казан шәһ.тәрбиягә алучы гаиләләрдән балаларга булышлык буенча «Без бергә» дигән Фонд белән бергә тәрбиягә алучы гаиләләрдән балаларга бәйрәм уздыра. Бәйрәмгә 13–17 яшьтәге балалар чакырылды.
Лениногорск үзәк район хастаханәсенең җирлегендә бу елда 30 койкалы кан тамырлары үзәген ачырга планлаштырыла. Хәзерге вакытта Татарстанда 17 кан тамырлары үзәге эшли, аларның 6 Казанда эшли.
16–18 февральдә Казанда академик М.И. Перельман исемендәге торакаль хирургия буенча VI Россия-Европа белем бирү симпозиумы узачак. Симпозиумда Россиядән, Европадан, Азиядән һәм БДБ илләреннән торакаль хирургия буенча әйдәүче белгечләр катнашачак.