21 декабрьдә Яр Чаллы шәһ. онкологик авыручылар һәм аларның туганнары өчен «Пациент мәктәбе» узачак. Чара темасы: «Онкологик авыручыларда механик сары төшү. Метастазлар химиоэмболизациясе. Үзәк вена портын урнаштыру». «Онкологик пациент мәктәбен» оештыручылар: «Яман шешкә каршы хәрәкәт (Движение против рака)» дигән регионара җәмәгать хәрәкәтенең Яр Чаллы бүлеге һәм «Яман шешне җиңәбез (Рак победим)» дигән җирле җәмәгать оешмалары Республика клиник онкология диспансерының Яр Чаллы филиалы белән бергә.
18 декабрьдә 11.00 сәг. Х.Бигичев ур., 20 адресы буенча «Азино» сырхауханәсендә БРКХнең җитәкчелегенең һәм фәнни консультантларының ТР масса-күләм мәгълүмат чараларының вәкилләре белән очрашуы булачак. Журналистларга Балалар республика клиник хастаханәсенең амбулатор-сырхауханә хезмәтенең эше белән танышырга, гаиләләр белән дәвалау-профилактик эшне оештыру турында белергә, БРКХнең җитәкчелегенә һәм эксперт төркеме әгъзаларына үз сорауларын бирергә мөмкинлек тәкъдим ителәчәк.
2015 елның 16 декабрендә Казан дәүләт медицина университетында Идел буе федераль округының «Средневолжский» фәнни-белем бирү медицина кластерын оештыру турында Килешүгә кул кую һәм аның Үсеш концепциясе турында фикер алышу узачак.
Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы 2015 елның маеннан Россия Федерациясе халкына территориаль-участок принцип буенча медицина ярдәмен күрсәтүче участок терапевтларыннын, гомуми практика табибларыннан алынган атналык һәм айлык мәгълүматлар нигезендә сәламәтлек саклау системасының беренчел буынының эш нәтиҗәлелеген күзәтүне уздыра. Барысы Россия Федерациясенең 85 субъектында өлкән халыкка хезмәт күрсәтүче 52 меңнән артык участок.
ТР ССМ Әлмәт муниципаль районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең коррупциягә каршы эш буенча комиссиясе утырышы 14 декабрьдә Идарә җитәкчесе Вера Головина рәислегендә Әлмәт шәһәр прокурорының өлкән ярдәмчесе Илдус Алимовның, Әлмәт районы буенча Россия ЭЭМның ИКБ һәм ККЭ бүлеге башлыгы Рамил Кадыровның, баш табибларның катнашуы белән узды.
Шул көнне бөтен медицина оешмаларында гомумроссия гражданнарны кабул итү көне узды.
2015 елның 11 декабрендә Мәскәүдә «Экспоцентр» ҮККда иң югары казанышлар спортында медицина хәленең һәм аның үсеш күренешенең мәсьәләләре буенча «СпортМед-2015» Х Халыкара фәнни конференция чикләрендә «Россия сәламәтлек саклау атнасы-2015» дигән Халыкара фәнни-гамәли форум узды.
ТР сәламәтлек саклау министры боерыгы белән Яр Чаллы шәһ. Сәламәтлек саклау идарәсенең җитәкчесе вазыйфасына Сабаев Олег Вил улы билгеләнде.
14 декабрьдән башлап 16на кадәр Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәге һәм «Республика клиник офтальмология хастаханәсе» ДАССОсы «Шәфкатъ туташлар эшендә факоэмульсификация» дигән тематик цикл уздыралар. Цикл максаты – факоэмульсификацияне уздыруда катнашучы операция эше белгечләрен хәзерләү сыйфатын күтәрү, операциядән соң чорда йогышлы өзлегүләрнең үсешен кисәтү һәм пациентларның яшәү сыйфатын күтәрү.
Шарлы авторучканы алыр өчен бармакларны янәшә китерү, ишек ачыр өчен беләзек сөякләрен бору, аяк киеме бавын бәйләү өчен аякларны тездән бөгү... Көн саен без иң гади хәрәкәтләр ясыйбыз һәм әгәр алар авырту китермәсәләр, аларга игътибар бирмибез. Ләкин ревматоид артрит белән җәфаланган күп кеше өчен хәтта шул кечкенә хәрәкәтләр дә азапка әйләнергә мөмкин. Артритның шушы төре турында «Яңалыклар – Татарстан» ДТРКнең корреспондентлары өчен ТР ССМ Республика клиник хастаханәсенең ревматология бүлеге мөдире, югары категорияле табиб-ревматолог, ТР атказанган табибы Абдракипов Рифкәт Җәүдәт улы сөйләде.
Сюжет адресы: http://trt-tv.ru/rossiya-24/medicina/rossiya-24-medicina-10-12-15/
Бүген «Чирмешән РҮХ» ДАССО хезмәткәрләре Бөтендөнья СПИД белән көрәшү көненә багышланган чираттагы акция оештырдылар һәм уздырдылар. Табиблар «Норлат аграр техникумы» ДАСББОда күчмә очрашуны уздырдылар. Акциядә 72 укучы катнашты. Алар күп кызык мәгълүматлар ишетттеләр, аларны кызыксындыручы сораулар бирделәр һәм ВИЧ йогышын профилактикалау буенча китаплар-буклетлар алдылар.