2015 елның 16 декабрендә Казан дәүләт медицина университетында Идел буе федераль округының «Средневолжский» фәнни-белем бирү медицина кластерын оештыру турында Килешүгә кул кую һәм аның Үсеш концепциясе турында фикер алышу узачак.
РФ сәламәтлек саклау министры В.И. Скворцованың 844 номерлы 2015.26.11 булган «Фәнни-белем бирү медицина кластерларын формалаштыру буенча эш оештыру турында» боерыгына ярашлы территориаль билге буенча 11 фәнни-белем бирү һәм ике тематик медицина кластеры оештырылды. Шушы боерыкка ярашлы Казан дәүләт медицина университеты Киров ДМА, Ижевск ДМА, Нижегородская ДМА, академик Е.А. Вагнер исемендәге Пермь ДМУ кергән Идел буе федераль округының «Средневолжский» фәнни-белем бирү медицина кластерының координаторы булды.
Кул куелган Килешү сәламәтлек саклауның квалификацияле белгечләрен хәзерләүнең хәзерге заман нәтиҗәле корпоратив системасын тормышка ашыруга, өзлексез һөнәри белем бирүнең (югары квалификацияле кадрларны хәзерләү һәм өстәмә һөнәри белем бирү) нәтиҗәле инновацион системасын оештыруга, кластерда катнашучыларның фәнни-белем бирү һәм инновацион потенциалын интеграцияләү нигезендә инновацион проектларны гамәлгә ашырырга булышачак.
Уздыру урыны: Казан шәһ. Бутлеров ур., 49, 2нче кат, ректорның кабул итү бүлмәсе, Утырышлар залы.
Чара башлана: 9.30
КДМУ сайтының дирекциясе