ЯҢАЛЫКЛАР


19
сентябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Ставропольдә муковисцидоз буенча Бөтенроссия мәктәбе уза. Балалар Республика клиник хастаханәсе эше белән 1нче консультатив сырхауханә мөдире Петеркина Оксана һәм пульмонология бүлеге мөдире Карпова Ольга таныштырды.


18
сентябрь, 2022 ел
якшәмбе

Без үзебезнең хирургларыбыз белән горурланабыз.


17
сентябрь, 2022 ел
шимбә

15 сентябрьдә яшь табиблар һәм урта медицина персоналыннан торган команда традицион еллык "Милләтләр кроссы"нда катнашты.


16
сентябрь, 2022 ел
җомга

Табиб-физкультура диспансерында Бөтендөнья пациентлар куркынычсызлыгы көненә багышланган мәгълүмати кампания уза. Билгеләп үтик, 2022 елда чараларның тематикасы - «Дару препаратларын куркынычсыз куллану».

Казанда пациентлар иминлеге көненә багышланган матбугат конференциясе узды. Сүз дару препаратлары куллану турында барды.

17 сентябрьдә Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы Россиядә сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте белән берлектә 2022 елда Бөтендөнья пациентлар куркынычсызлыгы көненә багышланган чаралар планлаштырды. Бу - фәнни-гамәли конференцияләр, олимпиада, һөнәри осталык конкурслары.

Грипптан һәм аның өзлегүләреннән саклануның иң эффектив һәм арзан чарасы хәзерге вакытта - прививка.

Аксубай үзәк район хастаханәсендә Кама аръягы округы муниципаль районнары халкына хирургик медицина ярдәме күрсәтүне оештыру мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмә узды.

Ярты ел инде Яр Чаллы шәһәре Сугыш ветераннары госпитале стационарында реабилитация узучы пациентлар, барлык сәламәтләндерү чараларына өстәп, республикабызда эшләнгән уникаль тренажерларда шөгыльләнәләр.


15
сентябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

«Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсе» ДАССУ хезмәткәрләре яңа коронавирус инфекциясеннән ревакцинация һәм гриппка каршы вакцинация узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International