ЯҢАЛЫКЛАР


1
август, 2018 ел
чәршәмбе

Табиблар делегациясе Мордва республика клиник хастаханәсеннән Татастанга эш визиты белән килеп китте. Баш табиб С.В. Ладяев белән бергә медиклар ТР ССМ Республика клиник хастаханәсенең эше белән таныштылар. Кунакларны баш табибның беренче урынбасары М.М.Миннуллин, баш табибның фән, үсеш һәм инновацион технология буенча урынбасары,  , профессор М.В.Бурмистров каршы алдылар. Очрашу барышында җитәкчеләр республика клиникалар үсешенең мәсьәләләре турында фикер алыштылар, хирургия мөмкинлекләре һәм реанимация хезмәтенең көнүзәк мәсьәләләре турында сөйләштеләр.

Татарстан Республикасында 1 августтан башлап 10на кадәр «Өлкән яшьтә гиподинамияне профилактикалау» темасы буенча тематик ун көнлек уздырыла.


31
июль, 2018 ел
сишәмбе

Урып-җыю эшләре башлану белән Яңа Чишмә муниципаль районының медицина хезмәткәрләре игенчеләрнең сәламәтлекләрен саклау өчен контрольны көчәйттеләр һәм кырга чыгуларны оештырдылар. Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең эшчеләре өчен йөрәк-кан тамырлары авыруларны профилактикалау буенча лекторийлар уздырдылар  һәм көчле миокард инфарктына һәм инсультка шик вакытында беренче ярдәм күрсәтү буенча буклетлар тараттылар. Моннан тыш, медиклар эсселек вакытында үз-үзен тотыш турында рекомендацияләр бирделәр.

Казанда Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары Администрациясенең башлыгы кубогына ирләр командалары арасында мини-футбол буенча турнирның төркем этабы уеннары уза. Республика наркология диспансеры командасы «Статус» командасына каршы матчта 11:0 исәбе белән отты. Чара футбол сөючеләрне һәм җанатарларны берләштерде. Катнашучыларны һөнәри судьялык көтте, һәр уен 10ар минутлы 2 таймда узды. Шунысы игътибарга лаек, узган ел Республика наркология диспансерының футболчылары 2нче урынны алган иделәр, алар финалда «уютный дом» командасына 2:1 исәбе белән оттырган иделәр.

Пациентка К. сәламәтлеге белән проблемалар 2017 елның башында ук башланды, шул вакытта кан авыруы ачыкланган иде. Көчсезлек, баш әйләнүе, даими рәвештә кан басымының югары булуы. Көннән-көн хатын-кызның сәламәтлеге начарлана иде. Һөнәре буенча кондитер буларак, ул Казанда яраткан эшен ташларга һәм бөтен игътибарын дәвалауга юнәлтергә мәҗбүр булды. Зур бармагында ялкынсыну (панариция) сәбәпле үзенең төп авыруы фонында хатын-кызның бөтен кулы шеште һәм көчле авыртулар башланды.

Бүген эре «Азино» балалар сырхауханәсендә эш визиты белән Бөгелмә үзәк район хастаханәсеннән табиблар делегациясе булып китте.


30
июль, 2018 ел
дүшәмбе

2 җәйге ай периодында «Республика медицина профилактикасы үзәге» ДАССУ 5 югары уку йортының спорт-сәламәтләндерү лагерьларына –  «К(ИБ)ФУ» ЮББ ФДАББУ «Яльчик»,   «КФТТУ-КХТИ» ФДБББУ «Яшел наратлык», «КФТТУ КАИ» ЮББ ФДБББУ «Икар»,  КДАТУ ЮББ ФДБББУ «Мишә»,  «КДЭУ»  ЮББ ФДБББУ «Шеланга» –  чыгуны оештырды. 

Клиник практикага парентераль вируслы гепатитларны профилактикалау алымнарын кертүгә карамастан, HCV-йогышы, чит илләрдә кебек, шулай ук Россиядә дә күп кенә гемодиализ үзәкләрендә элеккечә шактый киң таралган. HCV диализлы авыручыларның йогышлану дәрәҗәсе, «Россия диализлы җәмгыяте» бөер алмаштыру терапиясе регистрымәгълүматлары буенча, ил буенча уртача 11,6%, регионга карап, 1-4%тан алып 25-50%ка кадәр тәшкил итә.


27
июль, 2018 ел
җомга

2018 елның 30 июлендә 15.00 сәгатьтә Яр Чаллы шәһәрендә «Онкология белән авыручы пациентларга паллиатив ярдәм» дигән Пациент мәктәбе узачак

Бүген шикәр диабеты белән авыручы балалар һәм яшүсмерләр өчен спорт-сәламәтләндерү лагеренең профильле сменасының Ачык ишекләр көне узды. Профильле смена оештыручысы булып «Татарстан Республикасы инвалидларының Диабетик Җәмгыяте» Иҗтимагый оешмасы (җитәкчесе И. Г. Гарипов) тора.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International