12 октябрьдә Бөтен дөнья артрит белән корәш көне билгеләп үтелә. Ул халык хәбәрдарлыгы дәрәҗәсен күтәрүгә һәм җәмәгатьчелекнең игътибарын борынгы авыруларның берсенә җәлеп итүгә, профилактиканың һәм иртә диагностиканың файдаларына ышандыруга юнәлдерелгән. Бу көнне терапевтлар, хирурглар, ревматологлар, дәвалау физкультурасы табиблары һәм башка белгечләр форумнарда җыела, консультацияләр, лекцияләр үткәрәләр һәм буыннар белән бәйле авырулар килеп чыгу куркынычы турында кисәтәләр.