ЯҢАЛЫКЛАР


10
май, 2017 ел
чәршәмбе

2017 елның 1 маеннан башлап 7нә кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 7370 чакыру керде.  Җәмәгать урыннарына 1139 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 5802 – төрле авыруларга, шул санда 193 инсультка һәм 38 инфаркта туры килде. Бала табуларга ашыгыч медицина табиблары 94 тапкыр чыктылар.


9
май, 2017 ел
сишәмбе

Сугышның беренче көннәрендә Совет Татариясеннән Ватанны яклау өчен ирләр һәм хатын-кызлар меңнәре фронтка мобилизацияләнгән иде, алар арасында медицина хезмәткәрләре дә бар иде. Татарстанның медицина хезмәткәрләре немец-фашист илбасарлары өстендә җиңүгә бик мөһим өлеш керттеләр. Татария хәрәкәттәге армиягә үз медицина хезмәткәрләренең шактый зур өлешен җибәрде.

Бөек Җиңү Көне – илебезнең халыгы өчен иң әһәмиятле, мәгънәле бәйрәм. Шушы иң бөек көнне тормыш бәясе белән якынайтканнар алдында без бик зур бурычлы. Немец-фашист илбасарлары өстендә Җиңүгә Татарстан медицина хезмәткәрләре бик мөһим өлеш керттеләр. Алар сугыш кырында, дошманның ут яңгыры астында, медицина  пунктларында, госпитальләрдә һәм хастаханәләрдә, фронтта һәм тылда, партизан отрядларында, дошман вакытлыча басып алган территориядә яраланганнарга һәм авыручыларга медицина ярдәмен күрсәттеләр. Кирәклек булганда, медицина инструментларын читкә алып куеп, кулларда кораллар белән яралганнарны якларга бардылар. Кадерле ветераннар! Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы исеменнән, республиканың  медицина җәмәгатьчелеге исеменнән Бөек Ватан сугышында илебезнең Җиңүенә, шулай ук аның киләсе тыныч үсеше өчен уңай шартларны төзүгә кертелгән өлеш өчен Сезгә рәхмәт белдерәм.  Сезнең  биографиягез  - Ватанга хезмәт итүнең искитәрлек үрнәге. Ихлас күңелдән Сезгә нык сәламәтлек һәм иминлек телим. Сезнең тормышыгызда сөендерүче һәм оптимистлыкны тудыручы әйберләр күбрәк булсын!   ТР сәламәтлек саклау министры А.Ю. Вафин.


5
май, 2017 ел
җомга

Җиңү Көне алдында Татарстанда тантаналы чаралар, ветераннарның яшь буыны белән очрашулар актив узалар.

Бүген Казанның Сугыш ветераннары өчен госпитальдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72нче еллыгына багышланган тантаналы чара үтте.

Бүген үзенең һөнәри бәйрәмен акушеркалар билгели. Аларның кайгыртучан куллары аркасында бездән күбебез дөньяга килде. Инде ике унъеллыктан артыграк 5 майда Халыкара акушерка көне (International Midwives' Day) билгеләнә.

Медицина университетының клиникасы коллективы Җиңү Көненә багышланган тантаналы чара уздырды. Аның төп фикере – Ватаныбызны яклаучылары батырлык күрсәткәнгә хисле мөнәсәбәт күрсәтү бәйрәме.


4
май, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бөгелмәдә ТР Президенты карамагындагы «Дәүләт торак фонды» программасы буенча төзелгән 50-квартирлы торак йортына тантаналы урнаштыру булды. Яңа өйгә күчеп килгән кешеләр арасында – өч Бөгелмә табибы: терапевт Гөлькәй Агишева, хирург Илхомджон Лутфуллоев һәм акушер-гинеколог Альбина Зарипова.

Бүген Минзәлә районында Минзәлә районы башлыгының урынбасары Камил Наҗмиев, ведомстволарның һәм авыл бистәләренең җитәкчеләре катнашулары белән ВИЧ-йогышын профилактикалау буенча ведомствоара утырыш булды.

Әлмәт сырхауханәләре икенче тормыш алачаклар – сәламәтлек саклау объектларында 2017–2018 елларга хисапланган сәламәтлек саклауның беренче буынын модернизацияләү һәм ныгыту буенча республика программасы чикләрендә капиталь ремонт ясалачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International