ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Балалар республика клиник хастаханәсендә хастаханә советы узды. Анда 2016 ел эчендә оешманың эш йомгакларын ясадылар һәм агымдагы елга бурычларны билгеләделәр.

«Табигать минем тормышымда» – шундый исем астында Бөгелмә шәһ. 2нче номерлы лицеендә экология дәресе узды. Анда ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов һәм «Бөгелмә ҮРХ» ДАССОның баш табибы Владимир Гуров катнаштылар.

Бүген Республика клиник хастаханәсе анестезиология һәм реанимация бүлегенең җирлегендә Н.Н.Приоров исемендәге Травматология һәм ортопедия үзәк институтының анестезиология һәм реанимация бүлеге мөдире К.Ю. Уколов катнашуы белән «Хәзерге заман анестезиологиясендә-реанимациясендә авырту блокаторлары» темасына мастер-класс узды.

Урыссу үзәк район хастаханәсендә сәламәтлек саклау министры урынбасары В.В. Виниченко, район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Д.Т.Волкова катнашулары белән 2016 ел эчендә хастаханә эшчәнлегенең йомгаклары буенча медицина советы узды.


1
март, 2017 ел
чәршәмбе

Яр Чаллының 5нче номерлы шәһәр хастаханәсендә 2016 ел эчендә оешманың эш йомгакларын ясадылар. Утырышта Яр Чаллы шәһ. буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесенең урынбасары Альбина Шәйхетдинова катнашты. Эштә казанышлар, бурычлар һәм үсеш юнәлешләре турында доклад белән 5нче номерлы шәһәр хастаханәсенең баш табибы Зөфәр Насртдинов чыгыш ясады.

7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсендә анкилозланучы спондилит (Бехтерев авыруы) белән пациентлар өчен мәктәп булды.

2 мартта, 11.00 сәг. Бадминтон үзәгендә күрү сәләте бозылуын төзәтү һәм аның профилактикасы өчен бадминтон элементлары белән физик культура буенча укулар уздыру методикасы буенча дәрес узачак. Уку Казан мәктәпләренең  физик культура укытучылары һәм бадминтон буенча тренерлар өчен узачак.

Бүген 4нче номерлы «Студенческая» шәһәр сырхауханәсендә Казан федераль университетының студентлары өчен «ЛОР-авырулары профилактикасы» темасына акция узды.

7нче номерлы ШКХнең булачак иң эре спорт чараларга әзерлеген FIFA инспекторлары тикшерделәр: FIFA медицина директоры Ефраим Крамер һәм «Россия-2018» Оргкомитетының Медицина хезмәтен күрсәтү һәм допинг-тикшерү департаменты директоры Алексей Плесков

Бөтен Татарстаннан әйдәүче неонатологлар җыелган «Неонатологиянең көнүзәк мәсьәләләре» дигән Республика конференциясе Балалар республика клиник хастаханәсендә булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International