Онкологик авыруларның профилактикасы буенча өлкән буынының кешеләре белән эшләү өчен дини конфессияләр вәкилләре тартылачаклар.
4 февральдән башлап 10на кадәр Татарстанда гадәттәге масштаблы һөнәргә юнәлеш бирүче чара – «Ак халатлы фәрештәләр – Ангелы в белых халатах» дигән Медицина фестивале уза. Фестиваль чикләрендә факультетларны тәкъдим итү, дәвалау оешмалары, КДМУ музейлары буенча экскурсияләр, күнегүләр, конкурслар, психологик тестлаулар уздырылалар.
2017 елның 30 гыйнварыннан башлап 5 февраленә кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 8480 чакыру керде. Җәмәгать урыннарына 987чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 6814– төрле авыруларга, шул санда 206 инсультка һәм 45 инфаркта туры килде. Бала табуларга ашыгыч медицина табиблары 100 тапкыр чыктылар.
Якшәмбе көнне, көндез, Лаеш районында, Казан– Оренбург а/ю 47нче км ЮТҺ булды. Җиңел автомобиль һәм микроавтобус бәрелешү нәтиҗәсендә 7 кеше зыян курде, шул санда 2 бала (2011 һәм 2015 елда туган). Бер бала авыр хәлдә, икенчесе уртача авыр хәлдә БРКХнә китерелде, 3 кеше авыр хәлдә һәм бер кеше уртача авыр хәлдә РКХнә китерелде, бер зыян күргән хатын-кыз кәнәгатьләнерлек хәлдә амбулатор дәвалауга җибәрелде.
«Ак халатлы фәрештәләр – Ангелы в белых халатах» дигән Медицина фестивале чикләрендә Югары медицина тегнологияләренең белем бирү үзәгендә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адел Вафинның чыгарылыш курсларының студентлары, 2нче ел укуның интерннары һәм ординаторлары белән очрашуы булды. Очрашу барышында ведомство башлыгы бүген сәламәтлек саклау ничек яши һәм тармакта нинди үзгәрешләр көтелә булачак коллегаларга сөйләде.
6 февральдә Татмедиада бу датага туры китерелгән пресс-конференция узачак. Пресс-конференциядә ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, ТР ССМ Республика клиник онкология диспансеры баш табибы Илдар Хәйруллин, профессор, ТР һәм ИФО баш онкологы, КДМА директоры Рөстәм Хәсәнов катнашачаклар.
Бүген «Студенческая» 4нче номерлы шәһәр сырхауханәсенә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан шәһ. Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесенең урынбасары Гөлнара Гәйфуллинаның озатуында Мурманск өлкәсе делегациясе килеп китте.
Аренда торакларын бирү буенча ТР Президенты карамагындагы «Дәүләт торак фонды» программасы буенча бүленгән яңа квартирларның ачкычларын бүген ике Түбән Кама табибына тапшырдылар. Өй туен Балалар шәһәр хастаханәсенең медиклары шушы көннәрдә инде бәйрәм итәчәкләр. Медиклар яңа, якты, иркен (72 кв.м.) квартирларга урнашачаклар. Бүген яңа өйгә күчүчеләргә ачкычларны Түбән Кама районы Башкарма комитеты торак сәясәте бүлегенең башлыгы Илнар Бадретдинов, Түбән Кама районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Венера Рәхимова һәм «Перинаталь үзәге белән БШХнең» баш табибы Рамил Хәмидуллин тапшырдылар.
Муниципаль берәмлекләрнең эшчәнлегенә бәя кую нәтиҗәләре буенча индикатив күрсәткечләре буенча 9 ел эчендә беренче тапкыр 2016 елда Яр Чаллы шәһ. беренче урын алды. Рейтингта икенче урынны Тукай районы алды, өченчене – Түбән Кама шәһ.
4 февральдә ел саен «Бөтендөнья онкологик авырулар белән көрәшү көне» билгеләнә. Бөтен дөнья буенча онкологик авырулар белән көрәшүгә юнәлдерелгән чаралар уздырыла. ТР ССМ Онкология хезмәте Онкологик авырулар белән көрәшү көненә багышланган чараларда актив катнаша.