Бүген 7 сәг.35 мин. Минзәлә районында, «Волга» ФАЮ М-7 1088 км-да, ЮТҺ булды. Җиңел һәм йөк автомобильләр бәрелешү нәтиҗәсендә ЮТҺ урынында ашыгыч ярдәм килгәнче 2 кеше һәлак булды. ЮТҺ урынына ашыгыч медицина ярдәменең фельдшер бригадасы чыкты.
Бөтендөнья онкологик авырулар белән көрәшү көне алдында Республика медицина профилактикасы үзәгендә ТР буенча РФ ГТХМ Укыту үзәгенең тыңлаучыларына онкологик авыруларның профилактикасы турында сөйләделәр.
Бүген ТР Фәннәр академиясендә Татарстан Республики Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашуы белән ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясенең утырышы булды. Коллегиядә ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин төп доклады белән чыгыш ясады. ТР Сәламәтлек саклау башлыгы сөйләгәнчә, республика сәламәтлек саклавы өчен социаль-икътисадый үсешенең дәүләт стратегиясенең һәм сәламәтлек саклау үсеше региональ стратегиясенең системлы чараларын гамәлгә ашыруда узган ел тагын бер адым булды. Россия Федерациясе Президенты Указлары, Федераль җыелышына Федерация Посланиесе һәм Татарстан Республикасы Президентының Дәүләт Советына Посланиесе белән эштә төп юнәлешләр бирелделәр.
Республика клиник тире-венерологик диспансерының Түбән Кама филиалында хастаханә медицина советының киңәйтелгән утырышы узды. Анда 2016 елның йомгакларын ясадылар, агымдыгы елга приоритетлы бурычларны билгеләделәр.
Көн элек кич белән Балык Бистәсе районында, М-7 Волга ФАЮ 30нчы км ЮТҺ булды. Җиңел һәм йөк автомобильләр бәрелешү нәтиҗәсендә 3 кеше зыян күрде, балалар юк. Ашыгыч ярдәм килгәнче 2 кеше һәлак булды. Бер зыян күргән кеше авыр хәлдә РКХнә китерелде. ЮТҺ урынына ашыгыч медицина ярдәменең фельдшер бригадасы чыкты.
ТР Сәламәтлек саклау министры Адел Вафин һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә һөнәри мәгариф бүлеге башлыгы Роза Шаяхметова беренче ярдәм күнегүләренә Татарстан педагогларын өйрәтү буенча «Иминлек» проекты чикләрендә гамәлгә ашырылган ачык дәрескә килеп киттеләр.
2017 елның 4 февралендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Балалар республика клиник хастаханәсе мәктәпләрнең укуны тәмамлаучыларын һәм өлкән классларда укучылырын республиканың балалар сәламәтлек саклау әйдәүче оешмасының эше белән танышырга һәм БРКХ төрле бүлекчәләренә килеп китәргә чакыра. «Ак халатлы фәрештәләр – Ангелы в белых халатах» дигән медицина фестивале БРКХдә 10.00 сәг. башланачак. Булачак балалар табибларын БРКХ стационарында (Оренбург тракты, 140) да, Идел буенда иң зур «Азино» сырхауханәсендә дә көтәләр.
ТР сәламәтлек саклау министры боерыгы белән Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының «Республика медицина мәгълүматый-аналитик үзәге» ДАССО директоры вазыйфасына Равил Рашид улы Гарипов билгеләнде.
Диспансерлаштыру барышында беренче ачыкланган авырулар арасында эчке секреция бизләре авырулары беренче урында торалар. Анда липид алмашу бозылулар (атеросклероз) һәм симерүләр күпчелек тәшкил итәләр. Ачыклану саны буенча икенчесе – кан әйләнеше системасы авыруларының (артериаль гипертония, йөрәкнең ишемик авыруы) классы. Өченче урында сидек-җенес органнары системасы авырулары (сөт бизенең зарарсыз дисплазиясе, мәни бизенең аденомасы) торалар.