ЯҢАЛЫКЛАР


2
гыйнвар, 2017 ел
дүшәмбе

Баулы районында ЮТҺ булды. Ике җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә 4 кеше зыян күрде, балалар юк. Бөтен зыян күргән кешеләр уртача авыр хәлдә Бөгелмә үзәк район хастаханәсенә тапшырылдылар. ЮТҺ урынына Баулы ашыгыч ярдәменең фельдшер бригадасы чыкты.

2016 елның 26 декабреннән башлап 2017 елның 1 гыйнварына кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 10475 чакыру керде.  Җәмәгать урыннарына 1334 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 8603 – төрле авыруларга, шул санда 184 инсультка һәм 50 инфаркта туры килде. Бала табуларга ашыгыч медицина табиблары 99 тапкыр чыктылар.

Татарстанның баш каласында яңа ел төнендә барысы 15 бала дөнья күрде.


30
декабрь, 2016 ел
җомга

Татарстан республикасы Медицина хезмәткәрләренең ассоциациясе исеменнән табибларны, шәфкать туташларын, фармацевтларны, администраторларны, санитаркаларны һәм медицина оешмаларының эшен тәэмин итүчеләрне Яңа 2017 ел белән котлыйбыз! Икътисадта кыенлыкларга карамыйча, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының көйле эше һәм медицина хезмәткәрләренең фидакарь хезмәте аркасында сәламәтлек саклау системасы өчен узып китүче ел уңышлы булды.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм РФ сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан республика оешмасы белән 2017–2019 елларга Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагында булучы оешмалар буенча Тармак килешүе төзелде. Бу тармак дәрәҗәсендә кабул ителгән 13нче килешү инде. Ул республиканың сәламәтлек саклау хезмәткәрләренә мөһим социаль гарантияләр тәэмин итә.

Хастаханә  чираттагы тапкыр махсуслаштырылган тәүлек буе сузылган стационар ярдәмен һәм беренчел медик-санитар ярдәмне күрсәтүнең югары дәрәҗәсен раслады.  ISO 9001:2015 ярашлык сертификатының яңа версиясе оешмага иң эре халыкара сертификацияләү һәм экспертлар оешмасы белән бирелде.


29
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Яңа ел алдыннан Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсендә Түбән Кама телерадиокомпаниясенең «Кыш Бабае бул» дигән акциясендә катнашырга яхшы гадәт булды. Бу елда акциядә хастаханәнең бөтен хезмәткәрләре катнашты.

ТР сәламәтлек саклау министрының боерыгы белән Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының эшләре белән идарә итүче вазыйфасына Идеал Айзетуллов билгеләнде.

Республика клиник хастаханәсенең балалар травматологиясе һәм ортопедиясе бүлегенең кечкенә пациентлары өчен Яңа ел бәйрәмен уздырдылар. Балаларны котларга Кыш бабай һәм Кар кызы, Царь улы Иван, Гакыллы Василиса, Баюн-мәчесе, Убырлы карчык, Бармалей һәм Әкият принцессасы килделәр.


28
декабрь, 2016 ел
чәршәмбе

Кама балалар медицина үзәгенең кечкенә пациентларына Кыш бабай һәм Кар кызы килеп киттеләр. КБМҮдә дәвалауда булучы 200 артык бала бүләк алды. Кыш бабай һәм Кар кызы шулай ук бүлекләр буенча йөреп алдылар, хастаханәгә әкият геройлары килгәнгә шатланган балалар белән аралаштылар. Бәйрәм чарасы шәһәр студентлар советы белән оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International