ЯҢАЛЫКЛАР


29
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда йөрәк-кан тамырлары авырулар үлем саны структурасында, 2015 елда 51,1 процент тәшкил итеп,  беренче урында торалар. 2015 елда гипертония авырудан үлүчеләр саны 8,2 процентка кимеде, ләкин миокард инфарктыннан үлүчеләр санының күрсәткәче 4,8 процентка үсүе билгеләнә. Шуның белән бергә 2016 елның 8 ае эчендә югары медицина технологияләре һәм профилактика эше аркасында 1000 якын Татарстанда яшәүчене үлемнән коткарырга уңышлы булды.


28
сентябрь, 2016 ел
чәршәмбе

«ТКРҮКХ» сырхауханәсенең хезмәткәрләре яңа банкнотларда Казан символына  булышлык күрсәтүгә республика флешмобына кушылдылар.

Станислав Виктор улы Мальцев – ярты гасырдан артыграк балалар сәламәтлек саклавына багышлаган Татарстанның әйдәүче педиатрларыннан берсе.

Бүген Республика клиник онкология диспансеры җирлегендә «Татарстан Республикасы онкология хезмәтенең стратегиясен гамәлгә ашыру. Уңышлар. Мәсьәләләр. Перспективалар» дигән ТР Сәламәтле саклау министрлыгының коллегиясе булды.

Шәһәрнең 30 меңнән артыграк кешегә прививкага җитә торган «Совигрипп» грипптан вакцинаның чираттагы париясе Түбән Камага килде.

ТР ССМ Балалар республика клиник хастаханәсендә Казан педиатрия мәктәбенең утырышы узды, анда балалар ревматологиянең көнүзәк мәсьәләләре карап тикшерелделәр.

30 сентябрьдә һәм 1 октябрьдә Казанда Россия катнашуы белән V Региональ (Идел буе) фәнни-гамәли  «Педиатрик нейрореабилитация – Казан 2016» дигән конференция узачак.


27
сентябрь, 2016 ел
сишәмбе

Бүген Алабуга районының Армалы саласында «2012–2016 ел. Татарстан Республикасы халкына беренчел  медицина-санитария ярдәмен камилләштерү» дигән республика максатлы программасы чикләрендә фельдшер-акушерлык пунктының тантаналы ачылуы булды.

«Галиҗәнап теш щеткасы» дигән акция Роналд Макдоналд йортында узды. Анда  дәвамлы дәвалауны узучы балаларның ата-аналары торалар. «Галиҗәнап теш щеткасы» хәйрия акциясенең чикләрендә КДМУ стоматология факультетының волонтерлары белән бергә Казан шәһ. 5нче номерлы балалар стоматология сырхауханәсе балалар өчен сәхнәләштерелгән тамаша төрендә авыз куышлыгы гигиенасы буенча дәрес уздырды.

Үзәктә йөрәк-кан тамырлары, сулыш системаларын тикшерү, скрининг уздырылалар: психофизиологик һәм соматик сәламәтлек дәрәҗәсен билгеләү, электрокардиограмма,  холестерин һәм глюкоза дәрәҗәсенә канның экспресс-анализын үткәрү, авыз куышлыгын, күрү сәләтен тикшерү, гәүдә составын билгеләү, тубык-беләк сөякләренең индексын үлчәү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International