ЯҢАЛЫКЛАР


26
май, 2016 ел
пәнҗешәмбе

22 майдан башлап 25нә кадәр Россия Федерациясенең  субъектлары буенча танышу сәфәре чикләрендә Татарстан Республикасына Көнчыгыш Европада һәм Үзәк Азиядә ВИЧ/СПИД мәсьәләләре буенча БМО (ООН) Генсәркатибенең махсус кече илчесе Мишель Казачкин, киңәшчеләр Исабелла Барбосса һәм Раминта Штуйките килеп киттеләр.

Хәйрия  ярдәмен күрсәтү күптәнге гадәтләргә ия һәм төрле формаларда күрсәтелә. Бу күренешкә шәфкать һәм мәрхәмәт хас, ә бу хисләр социаль хәлгә, җенескә һәм яшькә бәйсез бөтенебезгә дә хас. Хәйрия нигезендә мөһим мәгънә тәрбиябәдә һәм гаилә гадәтләрендә. Гөлнара Миранованың гаиләсендә барысы дөньяны шундый  шатлы үзләштерүгә берләштерелгән, хәтта кызның каты авыруы да һәм инвалид креслосында яшәве дә бөтен кешегә ярдәм итәргә әзерлекне арткы планга этәргә сәләтле түгел.

28 майда «Сабантуй» бәйрәме чараларын уздыру урыннарында Казанда ашыгыч медицина ярдәменең 6 бригадасы һәм 7 табиб медпункты эшлиячәк


25
май, 2016 ел
чәршәмбе

Статистика мәгълүматлары буенча, стационар дәвалауны алучы балаларның 80% кадәр реабилитацион озатуга мохтаҗ.


24
май, 2016 ел
сишәмбе

Казанда Акушерлар-гинекологларның Россия җәмгыятенең беренче 2016 елның Региональ белем бирү мәктәбе уза. Масштаблы чараның төп темасы: «Хатын-кызларның гинекологик авырулары һәм  репродуктив сәламәтлеге». Чарада төрле дәвалау оешмаларыннан 300 артык җитәкче һәм табиб-акушер-гинеколог катнаша, шул санда РКХ акушерлык-гинекология хезмәтенең җитәкчеләре һәм республика клиникасының табиблары, шулай ук КДМА хезмәткәрләре. Мәктәп семинарларны, мастер-классларны, клиник очракларны тикшерүне, лекцияләрне һәм «түгәрәк өстәлләрне» үзенә кертә. Чара Татарстан Республикасы Сәламәт саклау министрлыгы булышлыгында оештырылды.

ТР ССМ Әлмәт муниципаль район буенча Сәламәтлек саклау идарәсендә коррупциягә каршылык күрсәтү буенча комиссиянең планлы утырышы 23 майда Идарә җитәкчесе Вера Головина рәислеге астында Әлмәт шәһәре прокурорының өлкән ярдәмчесе Илдус Алимов, Башлыкның коррупциягә каршылык күрсәтү буенча киңәшчесе Ленар Вәлиев, баш табиблар, аларның урынбасарлары, кадрлар хезмәтләренең хезмәткәрләре, юристлар, ДПО белгечләре катнашуылары белән узды.

Белгечләр белән алынган кан каты авыручы кешеләрне дәвалау өчен файдалана. Билгеләп үтик, мобиль кан салу станциясе хәзерге заман җиһазлар белән җиһазландырылган, кан бирү процедурасы донорлар өчен тулысынча куркынычсыз. Акция тәртип буенча узды һәм кан хезмәтенең белгечләреннән дә, Чистайда яшәүчеләрдән дә игелекле бәяләмәләр алды: «Һөнәри, оператив эш, хәтта мобиль станциянең күчмә шартларында да. Оештыруы – искитәрлек, хезмәт күрсәтүе – яхшы, хезмәткәрләре бик киң күңелле, игътибарлы. Мобиль  кан салу станцияләренең ешрак килүләрен теләр идек».

Сәламәтлек саклау министры Адель Вафин беренчеләрдән булып  соцчелтәрләрдә #Ата-аналарыңны яздыр #Якыннарыңны яздыр хештеглар астында «Татмедиа» АҖнең «Ата-аналарыңны яздыр. Якыннарыңны яздыр» акцияснә булышлык күрсәтте. Министр туганнарын «Казанские ведомости» һәм «Шәхри Казан» газетларына, ә «Салават күпере» балалар журналына – Казанның 18нче номерлы ШКХ карамагындагы Балалар стационарының баш тартылган балалары өчен яздырды.

Меланоманы диагностикалау көне Түбән Камада узды. Бөтен теләүче кешеләр үзләренең миңнәрен, тапларын һәм шешләрен тикшерә алдылар.

Яшел Үзән муниципаль районының Норлат сала мәдәният йортында РҮХ, табиб амбулаторияләренең һәм районның фельдшер-акушерлык пунктларының медицина хезмәткәрләре өчен «Төрле авырулар белән пациентлар өчен сәламәтлек мәктәбен уздыру буенча эшне оештыру» темасына белем бирү семинары узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International