ЯҢАЛЫКЛАР


1
август, 2022 ел
дүшәмбе

Минзәлә районының Юртау бистәсендә яшәүче дүрт йөздән артык кеше яңа медпунктта медицина ярдәме алачак. Модульле бинаны «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча төзеделәр.

1 нче августтан 10 нчы августка кадәр Татарстан Республикасында физкультурачылар көненә туры китерелгән «уртача хәрәкәт активлыгының әһәмияте турында» профилактик ункөнлек уза.

Әлмәт районының Яшьләр бистәсендә яңа модульле фельдшер-акушерлык пунктын монтажлау тәмамланды. Ул «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының беренчел звеносын модернизацияләү программасы акчасына төзелә.

Казанның йогышлы авырулар хастаханәсенең Балалар клиникасы Окольная урамыннан профессор Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең Җиңү проспекты, 83 нче йорттагы дәвалау корпусына күчте.

Россиянең баш неонатологы «Татар-информ» интервьюсында скрининг үткәрү турында, республикада иң кечкенә пациентларга ярдәм күрсәтү дәрәҗәсе турында сөйләде һәм булачак әниләргә киңәшләр бирде.

ТР ССМ проф. Е.В. Адамюк исемендәге Республика клиник офтальмология хастаханәсенә м.ф.д., проф. Надежда Поздеева җитәкчелегендә РФ ССМ "академик С. Н. Федоров исемендәге Күз микрохирургиясе Тармакара фәнни-техник комплексы" ФДБУ милли тикшеренү үзәгенең Чабаксар филиалы делегациясе килеп китте.

Бөгелмә район үзәк хастаханәсе штатына Миләүшә Шаһиева, беренче категорияле акушер-гинеколог кабул ителгән.

Чаллының Кама балалар медицина үзәгендә табиблар балаларның күзенә кадалган талпанны алган. Мондый очрак белән биредә беренче тапкыр очрашканнар.

Яр Чаллы шәһәренең 1нче номерлы стоматология сырхауханәсе Татарстан вузларын гына түгел, Россия югары уку йортларын тәмамлаучылар өчен практика узу өчен база булып тора.

Игътибар бирергә кирәкле симптомнар


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International