Автошәһәрнең 5нче сырхауханәсендә 45 яшьлек пациентка күкрәк яман шеш авыруы диагнозы куелган. Хатын-кыз ике ел тикшерелмәде. Эш белән мәшгуль булганга диде. Быелның апрелендә диспансерлаштыруны узарга булды.
Тәтеш районында өлкән яшьтәге халыкны ревакцинацияләүгә аерым игътибар бирелә.
Баулы районының Потапово-Тумбарлы авылында «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы кысаларында модульле технология буенча яңа медпункт төзелде.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының Федераль нейрохирургия үзәгенең (Төмән) баш табибы Альберт Суфианов белән очрашты. Очрашу ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков катнашында «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә узды. Казанга визиты кысаларында Альберт Суфианов Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды эшендә катнашачак.
Мамадыш район үзәк хастаханәнең «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү федераль программасы буенча төзелгән яңа Түбән Сон ФАПына җиһазлар кайтарылды.
Мобиль комплекс 5 атна дәвамында районның биш торак пунктында эшләячәк.
Йөклелеккә әзерлекне 3-4 ай алдан башлау киңәш ителә.
Булачак әнигә хатын-кызлар консультациясенең табиб акушер-гинекологында тикшерү узарга кирәк, ә булачак баланың әтисе табиб-урологка барырга киңәш ителә.
Ел саен 1-7 августта Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы инициативасы белән «Бөтендөнья имезү атналыгы» үткәрелә. Бу акцияне дөньяның 170 дән артык илендә хуплыйлар.
2022 елның 1 августында 27 яшендә яшь һәм сәләтле табиб Шәяхмәтова Сиринә Әнвәр кызының фаҗигале төстә гомере өзелгән. Участок табиб-терапевты вазыйфасында озак эшләмәвенә карамастан, Сиринә Әнвәр кызы пациентларда һәм коллегаларында ярдәмчел, белемле белгеч, югары мораль принциплары булган шат күңелле кеше буларак истә калыр.
Яшь спортчылар һәм тәҗрибә сөючеләр иртәнге йөгерү, спорт уеннары уйнау, йөзү, алкоголь белән спортның туры килү-килмәве белән кызыксына.