Арча районында балаларның күпләп агулануы булды. 18 кеше Арча ҮРХнә китерелде, шуларның 16сы хастаханәгә салынды. Аларның хәле уртача авырлык дәрәҗәсендә бәяләнә. Билгесез матдә белән ингаляцион агулану. Балаларга бөтен кирәкле ярдәм күрсәтелә. Мәсьәлә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчелеге контролендә тотыла. Һәлакәтнең нечкәлекләре ачыклана.
9 октябрьдә 12: 00 сәгатьтә Казан шәһ. «Сугыш ветераннары госпитале» Дәүләт сәламәтлек саклау учреждениесенә гомуми суммасы 2 684 300 сум күләмендә хәйрия ярдәмен тапшыру тантанасы узачак.
Татарстан Республикасында дәүләт хакимияте органнарының максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру һәм аларның үтәлешен иҗтимагый контрольдә тоту буенча сынау проекты гамәлгә ашырыла. Халык белән тыгыз элемтәдә эшләүче социаль блок ведомстволары, шул исәптән Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы проектның катнашучылары булдылар.
Хөрмәтле коллегалар, медицина белем бирү учреждениеләре укытучылары!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Укытучы – таләпчән һәм җаваплы һөнәр. Иң мөһим ике тармакның – сәламәтлек саклау һәм мәгариф – ялганышында сез безнең киләчәкне булдырасыз.
Сезне чын күңелдән Укытучылар көне белән котлыйм! Барыгызга да нык сәламәтлек, бәхет, сабырлык, Ватаныбыз хакына булган барлык эшләрегездә дә иҗади уңышлар телим. Сезнең фидакарь хезмәтегез иң ихлас хөрмәткә һәм чиксез рәхмәткә лаек.
Бәйрәм белән!
ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков.
Татарстанның сәламәтлек саклау системасы белән танышу өчен Казанга Түбән Новгород өлкәсеннән делегация килде. Сәламәтлек саклау министры Антон Шаклунов һәм Медицина инспекциясе үзәге директоры Михаил Жирнов Казанның 7нче Шәһәр клиник хастаханәсенә килеп киттеләр. Ашыгыч медицина үзәгендә кунаклар кабул итү-диагностика бүлеген карадылар.
3 октябрьдә Идел буе федераль округы белгечләре белән 2020 елга кадәрге периодка һәм моннан соңгы перспективага Россия Федерациясендә ВИЧ-йогышы таралуга каршы тәэсир итүнең Дәүләт стратегиясен гамәлгә ашыру буенча эшлекле киңәшмә узды. Очрашу РФ ССМ ВИЧ-йогышын диагностикалау һәм дәвалау проблемалары буенча Баш штаттан тыш белгеч, РФ ССМ йөкле хатын-кызларда һәм балаларда ВИЧ-йогышын профилактикалауның һәм дәвалауның фәнни-гамәли үзәге җитәкчесе, «РФ ССМ Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе» ФКУ баш табибы, профессор, Евгений Воронин җитәкчелегендә узды.
Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Татарстанның сәламәтлек саклау оешмаларында бәйрәм чаралары дәвам итә.
35нче номерлы Лицейда – «Галактика» белем бирү үзәгендә «Галиҗанәп Теш Щеткасы» хәйрия акциясе узды. 5нче номерлы балалар стоматология сырхауханәсенең табиблары КФУ стоматология факультетының 4нче курс студентлары һәм КДМА балалар стоматологиясе һәм ортодонтиясе кафедрасы ординаторлары белән бергә башлангыч сыйныф укучылары өчен авыз куышлыгы гигиенасы буенча дәресләр үткәрделәр. Балаларга авыз куышлыгын ничек дөрес карарга һәм тешләрне чистартырга, нинди продуктлар файдалы, нинди гигиена чаралары бар һәм никадәр еш стоматологка барырга кирәклеге турында сөйләделәр.
Республика СПИД үзәгендә ВИЧ-инфекцияле кешеләргә комплекслы ярдәм күрсәтүнең мәгълүмат үзәге ачылды. Ачу церемониясен баш табиб Нияз Галиуллин һәм РФ ССМ ВИЧ-йогышын диагностикалау һәм дәвалау проблемалары буенча баш штаттан тыш белгеч, РФ ССМ йөкле хатын-кызларда һәм балаларда ВИЧ-йогышын профилактикалауның һәм дәвалауның фәнни-гамәли үзәге җитәкчесе, РФ ССМ Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе баш табибы Евгений Воронин җитәкләделәр.
Казан медицина көллиятендә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Тармак ветераннарын ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков котлады. Котлау чыгышында ул ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Татарстанда гериатрик ярдәм үсеше программасын тәкъдим итәчәген белдерде.