Ингаляцион агуланудан зыян күргән барлык яшүсмерләр дә Арча үзәк район хастаханәсеннән чыгарылганнар. Исегезгә төшерәбез, 2018 елның 5 октябрендә Арча педагогика көллиятендә укучыларның билгесез матдәләр белән күпләп агулануы турында хәбәр керде. Көчсезлеккә һәм баш әйләнүенә зарлану белән 18 кеше Арча ҮРХнә кабул ителгән иде. Бу хәл аркасында Арчага Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш белгече токсикологы Алия Насыйбуллина килде. Кызларны карап тикшергәннән соң ул барлык ятучыларның хәле тотрыклы, канәгатьләнерлеккә якын, тормыш куркынычы юк, дип белдерде. Ситуация Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш белгеченә токсикологына җиткерелде. Аның белән бергә агулануның сәбәбе токсико-аллергик реакция булуы ачыкланды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелеге белән Татарстан Республикасы делегациясе Япониягә эш визиты белән килде. Сәфәрнең төп максаты – «Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр» халыкара форумында (STS-форум) катнашу. Шулай ук RIKEN биомедицина кластерына, Хокусё заводына (конвеер һәм сортларга аеру җиһазларын җитештерү) бару, Татарстан-Япония эшлекле форумында катнашу һ. б. планлаштырылган.
Питрәч ҮРХ хезмәткәрләре «Бердәм урман утырту көне» акциясендә катнаштылар. Быел агачларны күпләп утырту Россиядә ирекле ярдәмчеләр (волонтер) елы эгидасы астында уза. Бүген республикада торучылар Татарстан территориясендә 1,3 миллион яңа агачлар утырттылар. Утырту материалын, инвентарьне һәм махсус киемнәрне Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы бүлеп бирде. Табигатьне саклау акциясендә 20 мең кеше катнашты, шул санда Татарстан Республикасы Президентының Аппараты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы прокуратурасы вәкилләре, бөтен министрлыклар, ведомстволар, уку йортларының укытучылары, студентлары, волонтерлар, мәктәп урманчылыклары, республикада торучы халык.
Октябрь – бөтендөнья күкрәкнең яман шешенә каршы көрәшү ае. Эре масштаблы «Шешләргә каршы укыту» проекты кысаларында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, Республика клиник онкология диспансеры һәм Philips компаниясе бөтен теләүчеләрне күкрәкнең яман шешен иртә диагностикалау мөһимлеге турында республикада яшәүче хатын-кызларның хәбәрдарлыгын арттыруга юнәлдерелгән #МИНУЗДЫМ (#ЯПРОШЛА) социаль акциясендә катнашырга чакыралар.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш токсикологы Алия Насыйбуллина Арча ҮРХендә булды, анда билгесез матдәләр белән агуланучы яшүсмерләр салынган иде. Пациенткаларны караганнан соң ул барлык ятучыларның хәле тотрыклы, канәгатьләнерлеккә якынрак, дип белдерде. Тормыш куркынычлары юк. Пациенткалар лаборатор-диагностика чаралары белән тикшерү максаты белән табиблар күзәтүе астында калалар.
Пациенткларның биосредаларын, шулай ук ТР Тикшерү комитеты тартып алган парфюмерия сыеклыгының химик составын тирән химик-токсикологик тикшерүләр нәтиҗәләре буенча ахыргы диагноз куелачак һәм тиешле киңәшләр биреләчәк.
Түбән Кама районының Олы Афанас авылында «СалагаИзгелек#» акциясе узды. Авылның яшәүчеләре артериаль кан басымын үлчәделәр, кандагы шикәр дәрәҗәсен тикшерделәр, үзләренең буен һәм авырлыгын белделәр, шулай ук табиб-онколог-маммолог консультациясен алдылар. Медицина профилактикасы үзәгенең хезмәткәрләре барлык кирәкле тикшеренүләрне үткәрделәр һәм тиешле киңәшләрне бирделәр.
А (КВГА) вируслы гепатит – вирус китереп чыгара торган һәм бавыр зарарлавы белән характерлана торган кискен йогышлы авыру ул.
5-6 октябрьдә халыкара катнашу белән «Балалар неврологиясе һәм нейрореабилитациясе – Казан 2018» дигән VIII Региональ (Идел буе) фәнни – гамәли конференция уза. Белгечләрнең чыгышлары өч төп темага багышланган: хәрәкәт бозылулары, периферик нерв системасының демиелинизацияләнә торган авырулары һәм диагностиканың, дәвалауның һәм нейрореабилитацияләүнең инновацион технологияләре. Нейрореабилитация буенча мультидисциплинар команданың роле турында Израильдән һәм Казахстаннан килгән чит ил кунаклары сөйләячәкләр.
Биектау районында капиталь ремонттан соң гомуми практика табибы офисын ачтылар. Яңартылган офиста сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтү өчен барлык кирәкле җиһазлар да бар.
«Волонтерлар-медиклар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең төбәк координаторы Адил Уткузов һәм аның урынбасары Оксана Юдина Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсенә килеп киттеләр.