А (КВГА) вируслы гепатит – вирус китереп чыгара торган һәм бавыр зарарлавы белән характерлана торган кискен йогышлы авыру ул.
КВГА вакытында зарарлану механизмы – фекаль-ораль, ул контакт-көнкүреш юлы (пычрак куллар аша), шулай ук азык-төлек һәм су юллары аша гамәлгә ашырыла ала.
Гадәттән тыш контагиоз (йогышлы) инфекция, нигездә, 3-7 яшьлек балалар арасында теркәлә (түбән гигиена күнекмәләре аркасында). Әмма гепатит вирусы белән иммунитет булмаганда өлкәннәр дә зарарлана алалар. Йогыш өчен көзге-җәйге сезонлык хас, сентябрь-октябрь айларында авыручылар саны арта, бу ел саен була.
КВГА авыруыннан терелгәч, гомерлеккә нык иммунитет формалаша, авыруның кабат очраклары теркәлмәгән.