Биектау районында капиталь ремонттан соң гомуми практика табибы офисын ачтылар
2018 елның 5 октябре, җомга
Биектау районында капиталь ремонттан соң гомуми практика табибы офисын ачтылар. Яңартылган офиста сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтү өчен барлык кирәкле җиһазлар да бар.
Котлауларны Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Елена Владимировна Демьянова һәм Республика профсоюзлар комитеты рәисе Гөлнар Равил кызы Хөснетдинова җиткерделәр.