Бүген Татарстан хирургы Владимир Муравьев 70-еллык юбелеен бәйрәм итә. Бөтен тормышын ул Республика клиник онкология диспансерына багышлады һәм хаклы рәвештә эндоскопия патриархы исеменә лаек.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш травматологы-ортопеды сүзләре буенча, үткән елда һәр унынчы татарстанлы төрле дәрәҗәле авырлыктагы җәрәхәт алды: аларның 68% – көнкүреш җәрәхәтләр, 24% – урам җәрәхәтләре, тагын 2% – производствода алган травмалар. Тулаем алганда ил буенча, уртача алганда, бер ел эчендә 13 миллион кеше җәрәхәтләнә.
Конкурска йорәк-кан тамырлары авыруларын һәм терәк-хәрәкәт аппараты авыруларын профилактикалауның көнүзәк мәсьәләләре буенча эшләр (мәкаләләр, очерклар, теле- һәм радиорепортажлар, теле- һәм радиотапшырулар серияләре) тәкъдим ителәләр.
Казанда II Регионара фәнни-гамәли «Йогышлы патологиянең көнүзәк мәсьәләләре» дигән Идел буе федераль округының конференциясе эшен башлады. Чара Россиянең әйдәүче галимнәрен, йогышлы авырулар өлкәсендә белгечләрне, эпидемиология белгечләрен, терапевт-табибларны, гомуми практика табибларын һәм педиатрларны җыйды.
7 табиб һәм 13 урта медперсонал вәкиле Яр Чаллы шәһәренең Сугыш ветераннары өчен госпитале биналарында эшли башладылар. Бүген учреждениенең яңа хезмәткәрләрен тәбрикләделәр һәм вакыйганы бәйрәм концерты белән билгеләделәр. Учреждениенең баш табибы Ләлә Камалетдинова яшь медицина хезмәткәрләренә игелекле юл теләкләре белән мөрәҗәгать итте һәм медикларның авыр эшләрендә уңышлар теләде.
Чистай үзәк район хастаханәсендә ВИЧны профилактикалау буенча акция узды. Хастаханәнең медицина хезмәткәрләре яшьләр арасында анкетлаштыру үткәрделәр һәм мәкерле авыруның йогышлану юллары, аны профилактикалау турында сөйләделәр. Медиклар Чистай политехник көллият һәм Чистай медицина училищесы студентлары белән аралыштылар.
«Түгәрәк өстәлдә» катнашучылар проект концепциясе, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының шушы инициативасын кертү вакытында административ процесслар һәм көнүзәк мәсьәләләр турында фикер алыштылар, оешма эшчәнлегенең административ процессларын һәм бәяләү инструментларын карап тикшерделәр.
Акция барышында акция оештыручылары студентларга беренче адым ясарга– бер көн булса да тәмәке тартмаска тәкъдим итәләр. Шул ук вакытта җәмгатьчеләр тәмәке тартудан тыелу чорында, 8(843) 562-564-0 кайнар элемтә телефоны буенча киңәш биреп, үз ярдәмнәрен тәкъдим итә.
Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсендә сөт бизенең яман шешен профилактикалау буенча айлык уза. Бөтен теләүчеләр, кем диспансерлаштыруга тиеш түгел, түләүсез маммографик тикшерүне үтә алалар. Сүз 39 яшьтән олырак хатыннар турында бара. Белгечләр бу тикшерүне елга бер тапкыр үтәргә киңәш итәләр. Айлык чикләрендә тикшерүгә юллама аларга кирәкми. Маммографияне чират тәртибендә үтәргә була.
Бу операция өстенлеге – фотодинамик терапия (ФТД) сәламәт тукымаларга зарар китермичә, сайлап, рак күзәнәкләрен бетерә. Шуның нәтиҗәсендә, терапиядән соң бетерү вакытында ялангачланган әгъза каркасын сәламәт күзәнәкләр тутыралар.