ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш травматологы-ортопеды сүзләре буенча, үткән елда һәр унынчы татарстанлы төрле дәрәҗәле авырлыктагы җәрәхәт алды: аларның 68% – көнкүреш җәрәхәтләр, 24% – урам җәрәхәтләре, тагын 2% – производствода алган травмалар. Тулаем алганда ил буенча, уртача алганда, бер ел эчендә 13 миллион кеше җәрәхәтләнә.