ЯҢАЛЫКЛАР


30
ноябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

«Һәр кешегә кагыла» номинациясендә – «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм алар белән көрәшү үзәге» ДАССОна  «Конфедерацияләрнең ФИФА Кубогы. Җиңү өчен тест. Test to win» проекты өчен  беренче урын бирелде.

Казан медицина көллиятендә «Яшь профессионаллар» (Worldskills Russia) региональ чемпионатының йомгакларын ясадылар. Тантаналы бүләкләүдә Татарстан сәламәтлек саклау министры Адел Вафин катнашты.

1 декабрьдә Татарстан Республикасы баш каласында Х Бөтенроссия Кан хезмәтенең форумы булачак. Анда 2017 елда үсеш буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыруга йомгаклар ясаячаклар.

Акция программасына мәктәп укучыларының спорт чыгышлары, кунакларның чыгышлары һәм уртак зарядка керделәр. Мәктәпкә видеомонитор һәм сәламәтлек саклау, авыруларны профилактикалау, сәламәт яшәү рәвешенең, дөрес ашауның һәм хәрәкәтнең өстенлекләре  турында файдалы мәгълүматны үз эчләренә алган видеороликларның махсус сайланышын  бүләкләделәр.

2017 елның 1 декабрендә Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәгендә (Татарстан Республикасы,  Казан шәһ., Оренбургский тракт ур., 138, 9нчы блок) өзлексез медицина белем бирү проекты чикләрендә белем бирү кредитларны язып кую белән Хирургларның Россия җәмгыятенең Бөтенроссия «Көчле перитонит, абдоминаль сепсис хирургиясе» дигән мәктәп булачак. Мәктәптә «А.В.Вишневский исемендәге Хирургия институты» ФДБУ директоры, Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штатан тыш белгече хирургы, РФА академигы, медицина фәннәре докторы, профессор А.Ш. Ревишвили он-лайн катнашачак. Чара 11.00 сәг. башлана.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Корпоратив университының хезмәткәрләре пациентлардан интервью алдылар, төркем үзара тәэсир итешү өлкәләрендә мәсьәлә зоналарын ачыклау максаты белән хезмәткәрләрне анкеталаштырдылар, кадрлар бүлекчәләренең җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре өчен «Компетенцияләр моделен кертү» дигән тренинг уздырдылар. Анда проект презентациясе күрсәтелде, аның максатлары һәм гамәлгә ашыру юллары яңгырадылар. Программа максаты – Татарстан Республикасы медицина белгечләрендә югары сыйфатлы пациентка юнәлдерелгән ярдәм күрсәтү өчен кирәкле белемнәрнең, компетенцияләрнең һәм мәдәниятнең яңа дәрәҗәсен формалаштыру.

Интеллектуаль милек буенча Федераль хезмәт (Роспатент) Республика клиник хастаханә хезмәткәрләре эшләп чыгарган уйлап табуга патент бирде. Уйлап табу максаты ликворрея үсеше төрендә операциядән соң цзлегүләр рискын киметүдә тора. Яңа уйлап табуның авторлары – 1нче номерлы нейрохирургия бүлегенең мөдире Т.А. Бикмуллин һәм югары категорияле табиб-нейрохирург Э.Р. Барыйев. Уйлап табу нейрохирургиягә бәйләнешле һәм Арнольд-Киари аномалиясе белән авыручыларны дәвалау өчен билгеләнгән.


29
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

30 ноябрьдә Казан шәһ. («Корстон» КСКК) Татарстан Республикасы Кан хезмәтенең 85-еллыгына багышланган V фәнни-гамәли «XXI гасыр трансфузиологиясе. Көчле зур кан югалту. Нәтиҗәле практикалар» дигән конференция булачак.

Билгеләргә кирәк, хәзерге вакытка проектта 90 кеше катнашты. 2018 елда «Аеклык ноктасы» проекты буенча эшне дәвам итәргә планлаштырыла.

7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсендә « Команда көче» дигән стратегик конференция булды. Конференцияне бизнес-тренер, арт-терапевт Татьяна Савельева уздырды. Конференция Корпоратив университетының проект үсешен гамәлгә ашыру чикләрендә булды. Конференция максаты – корпоратив кыйммәтләрне һәм карашларны билгеләргә. Конференция вакытында көндәлек тормышта һәм стресс хәлләре вакытында үз-үзеңне тоту стратегиясенең мөмкинлекләрен билгеләү өчен төрле методикалар, шулай ук җитәкче лидер компетенцияләр кулландырылды. Шуның өстән конференция чикләрендә хастаханә хезмәткәрләре яңа коучинг карашларына өйрәнделәр. Конференция ахырында Команданың 6 иң мөһим кыйммәте билгеләнде: команда эше нәтиҗәлелеге, пациент һәм аның сәламәтлеге иң элек, җаваплылык, һөнәри үсеш, рәхәтлек өчен эш.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International