ЯҢАЛЫКЛАР


16
ноябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

«Ак чәчәклэр» конкурсында җиңүче, «Ел табибы-2013», Татарстан Республикасының атказанган табибы Әнвәр Катеев дөньядан китте.

Казан шәһ. 21нче сырхауханәсенең яңа бинасына Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының киңәшчесе, Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы  Россия Федерациясенең 2011–2020 елларга «Уңай мохит» дәүләт программасын гамәлгә ашыру артыннан тикшерү буенча координацион советы әгъзасы Ирина Просвирякова, Көч Структуралары Ассоциациясе (КСА) «Воин» дигән экологик куркынычсызлыгы һәм  халыкны социаль яклау департаментының эксперт-инспекторы Эдуард Ибраһимов һәм «Инвалидлар тормышының уңайлы мохитын оештыру» программасы буенча квалификация күтәрү курсында катнашучылары килеп киттеләр.

Бүген Казанда Идел буе Федераль округы дерматовенерологларының һәм косметологларының фәнни-гамәли  конференциясе үз эшен башлады. Конференциядә 350 артык кеше катнашачак – тире-венерология диспансерлары җитәкчеләре, дерматовенерология кафедралары җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, Россия регионнарыннан практик табиблары-дерматологлары.

Кунакларга кабул итү-диагностик бүлеген, кан тамырлары үзәген, шулай ук операцион блокны һәм 1нче номерлы анестезиология һәм реанимация бүлеген күрсәттеләр.


15
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Бөтендөнья диабет белән көрәшү көнендә Түбән Каманың сәүдә үзәкләренең берсендә «Диабетсыз яшәү» акциясе узды. Аның максаты – диабет мәсьәләсенә игътибар тарту. Бөтен теләүчеләр үзенең артериаль кан басымын, тән массасы индексын, канда глюкоза дәрәҗәсен түләүсез тикшерә алдылар. Скринингны 200гә якын кеше узды. Канда шикәр дәрәҗәсе күтәренке булган кешеләрне өстәмә тикшерүгә җибәрделәр.

16–17 ноябрьдә Казанда Идел буе Федераль округы дерматовенерологларының һәм косметологларының фәнни-гамәли  конференциясе узачак. Конференциядә 350 артык кеше катнашачак – тире-венерология диспансерлары җитәкчеләре, дерматовенерология кафедралары җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, Россия регионнарыннан практик табиблары-дерматологлары.

Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән бергәләп Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы белән ТР Дәүләт хезмәтләре порталында «Медицина оешмасының эш сыйфатын бәяләү» сервисын эшләп чыгарылды. Табибка визит нәтиҗәләрендә ТР Дәүләт хезмәтләре порталын кулланучылар күрсәтелгән  медицина хезмәте сыйфатын аноним тәртибендә бәяли алалар.

Апас үзәк район хастаханәсенең сырхауханәсендә шикәрле диабет профилактикасы буенча акция узды. Чара Бөтендөнья диабет белән көрәшү көненә туры китерелде.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында сораштыру старт алды. Сораштыру 17 кыен булмаган сораудан тора. Аларга җавапны http://minzdrav.tatarstan.ru/rus/nok_anketa.htm ссылка буенча бирергә була.

«Чистай ҮРХ» ДАССОның стоматология сырхауханәсендә «Янгын килеп чыгу, янгынны локальләштерү һәм кешеләрне гамәли эвакуацияләү вакытында эвакуацион чараланы оештыру һәм уздыру» дигән янгын-тактик өйрәнүләр үтте. Өйрәнүләр халык күпләп булган объектта эвакуацион чараларга һәм янгын чыгуны бетерүгә хастаханә персоналының хәзерлеген тикшерү максаты белән уздырылдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International