Түбән Камада торучылар шикәрле диабетка тикшерүне шәһәрнең сәүдә үзәкләренең берсендә уздылар

2017 елның 15 ноябре, чәршәмбе

Бөтендөнья диабет белән көрәшү көнендә Түбән Каманың сәүдә үзәкләренең берсендә «Диабетсыз яшәү» акциясе узды. Аның максаты – диабет мәсьәләсенә игътибар тарту. Бөтен теләүчеләр үзенең артериаль кан басымын, тән массасы индексын, канда глюкоза дәрәҗәсен түләүсез тикшерә алдылар. Скринингны 200гә якын кеше узды. Канда шикәр дәрәҗәсе күтәренке булган кешеләрне өстәмә тикшерүгә җибәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International