Иртәгә, Бөтендөнья туберкулез белән көрәшү көнендә, Казанда туберкулезны профилактикалау буенча акция узачак. 11 сәгатьтән башлап 13сәгатькә кадәр Бауман урамында волонтерлар акциядә катнашучыларга туберкулезны, ВИЧ-йогышны һәм гепатитны профилактикалау турында сөйлиячәкләр. Шулай ук казанлылар ВИЧка экспресс-тестлауны үтә һәм бергә булган авырулар белән бәйле сораулар буенча консультацияләр ала алалар.
Акцияне башлап җибәрүчеләр – «Вера (Ышыныч)» җәмәгать оешмасының активистлары.
Казанда халыкара катнашуы белән «Балаларда һәм яшүсмерләрдә туберкулезны профилактикалау, диагностикалау һәм дәвалау көнүзәк мәсьәләләре» дигән V Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция үз эшен башлады. Конференция эшендә 500 артык катнашучы була – ул Россия регионнарынан фтизиатрия буенча баш балалар белгечләре, шулай ук чит илләрдән белгечләр.
Интеллектуаль милек буенча Федераль хезмәт (Роспатент) ФТЭ(НИР) планын үтәү барышында Республика клиник хастаханәсенең фәнни-гамәли бүлеге хезмәткәрләре белән эшләп чыгарылган уйлап табылган әйбергә патент бирде.
Бүген Яшел Үзән районында, Раифа-Кульбаш а/ю 11 км-да ЮТҺ булды. Пассажир автобусы һәм җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә автобусның 5 пассажиры зыян күрде, шул санда 7-яшьлек бала. Җиңел автомобильне йөртуче ЮТҺ урынында ашыгыч ярдәм килгәнче вафат булды. Калган зыян күргән кешеләр уртача авыр хәлдә Яшел Үзән үзәк район хастаханәсенә тапшырылдылар. ЮТҺ урынына ашгыч ярдәмнең табиб һәм фельдшер бригадалары чыкты.
Бүген Республика клиник онкология диспансерында республика һәм район дәвалау-профилактика оешмаларының гражданнар оборонасы һәм мобилизация эше буенча белгечләре белән инструктив киңәшмә узды.
Казанның травматология пунктлары мөдирләре Яр Чаллы шәһәренең «Дуслык травмпункты» проектын гамәлгә ашурының пилот проекты булган Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә килеп киттеләр. Кунаклар табиблар-травматологларның һәм дежур табибларның эшен оештыру белән таныштылар. Коллегалар регистратура эшенең яхшы оештыруын, пациентка юнәлдерелү принципы буенча медицина ярдәмен күрсәтүне билгеләделәр. Табиблар шулай ук АМЯХ травмпунктында пациентлар булу уңайлыгын югары бәяләделәр.
Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адель Вафин Төмән өлкәсенең Сәламәтлек саклау департаментының вәкилләре белән очрашты. Яклар информатизация, халыкка сырхауханә һәм югары технологияле медицина ярдәмен күрсәтү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Инна Куликова, сыйфат менеджменты системасында татарстан сәламәтлек саклавының тәҗрибәсе аларга аеруча кызыклы, дип билгеләде.
Бүген Казанга эш визиты чикләрендә, Төмән өлкәсенең Сәламәтлек саклау министрлыгы делегациясе Татарстанның тагын бер иң эре клиникасына – 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенә килеп китте. Кичә делегация Республика клиник хастаханәсен һәм Республика клиник онкология диспансерын карап чыкты.
Хөрмәтле Мөнир Хәләф улы! Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы чын күңелдән Сезне әһәмиятле дата – 55-еллык белән котлый.
Казан шәһ. «Студенческая» сырхауханәсендә «Атеросклероз, тукта!» дигән акция узды. Анда шәһәрнең югары уку йортларының 130 артык студенты катнашты. Атеросклерозның үсешенә ничек юл куймау һәм озын елларга үз кан тамырларын ничек яшь һәм эластик итеп саклау турында табиблар яшьләргә сөйләделәр.