ЯҢАЛЫКЛАР


21
март, 2017 ел
сишәмбе

2016 елда Татарстанда туберкулездан үлүчеләр саны 20,4% кимеде. 2016 елда туберкулездан үлүчеләр санын 6,6% киметүне ирешә алдык. Мондый мәгълүматларны бүген «Татмедиада», Бөтендөнья туберкулез белән көрәшү көненә багышланган пресс-конференциядә тавышлыландылар. Журналистлар сорауларына Республика клиник туберкулезга каршы диспансерының баш табибы Алексей Алексеев һәм диспансер баш табибының урынбасары Рәмзия Фатыйхова җавап бирделәр.

Татарстан Республикасы буенча бу күрсәткеч 73,64 ел тәшкил итте –  ул Россия Федерациясе субъектларының рейтингында 9нчы урын һәм Идел буе федераль округында  беренче урын. 2013 ел белән чагыштырганда үсеш 1,5 ел тәшкил итте. Төньяк-Кавказ федераль округы, шулай ук Мәскәү һәм Санкт-Петербург субъектлары республикадан алга чыкканнар.

ТР ССМ Республика клиник онкология диспансерына Төмән өлкәсенең делегациясе килеп китте. Делегация составында өлкә клиник хастаханәләренең җитәкчеләре килделәр. Кунакларны ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының эшләре белән идарә итүчесе Идеал Айзетуллов озатып барды.

2017 елның 4–5 апрелендә Республика клиник онкология диспансерында «Аугментацион маммопластикада керү юллар» темасына интенсив курс узачак. Курс оештыручылары лекцияләрдән, докладлар белән чыгышлардан баш тартачаклар – курс катнашучылары операция бүлмәсендә булырга һәм маммопластика өлкәсендә теләгән сораулар бирергә мөмкинлеккә ия булачаклар.  


20
март, 2017 ел
дүшәмбе

Республика клиник хастаханәсенә бүген Төмән өлкәсенең  делегациясе килеп китте. Делегация составында өлкә клиник хастаханәләренең җитәкчеләре килделәр.

Түбән Камада Казан гастромәктәбенең чираттагы күчмә утырышы узды. Ул 2016 елда чыккан халыкара дәрәҗәдәге мөһим документларга багышланган иде. Бишенче Маастрихт консенсусына һәм Дүртенче Рим  консенсусына. Бишенче Маастрихт консенсусы – хелибактер пилори ассоциацияләнгән патология белән пациентларны алып баруны регламентлаштыручы халыкара документы.

Бүген Казан дәүләт медицина университетында Россиядә Бөтендөнья стоматологик сәламәтлек көненә багышланган акция узды. Ел саен 20 мартта Халыкара Стоматологлар федерациясе инициативасы буенча World Oral Health Day (WOHD) – Бөтендөнья Стоматологик сәламәтлек көне билгеләнә. Россиядә шушы проектны оештыручы – Россиянең Стоматология ассоциациясе.

Яр Чаллы шәһ. башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Абдуллин, Яр Чаллы шәһ. Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Олег Сабаев һәм  Яр Чаллы шәһ. Башкарма комитетының архитектура, шәһәр төзүе һәм торак үсешенең идарәсе башлыгы Илмир Исхаков 2017 елда капиталь ремонт буенча  эшләрне уздыру планлаштырылган Яр Чаллының сәламәтлек саклау объектларын урап үтүне башладылар.

Республика офтальмология хастаханәсе табиблары-офтальмологларының делегациясе  халыкара катнашуы белән 15нче Бөтенроссия «Витреоретиналь патологияне дәвалауның хәзерге заман технологияләре» фәнни-гамәли конференциясенә килеп киттеләр.

2017 елның 13мартыннан башлап 19на кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 8173 чакыру керде.  Җәмәгать урыннарына 1128 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 6462– төрле авыруларга, шул санда 182 инсультка һәм 47 инфаркта туры килде. Бала табуларга ашыгыч медицина табиблары 85 тапкыр чыктылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International