ЯҢАЛЫКЛАР


21
октябрь, 2016 ел
җомга

Ашказан-эчәк трактына зыян китерүче онкология авырулары һәм башка яман шешләр турында «ТКРҮКХ» ДАССОның онкология бүлеге мөдире, Түбән Кама районы сәламәтлек саклау идарәсенең баш онкологы Марат Хәйруллин сөйләде.

«Республика медицина профилактикасы үзәге» ДАССО белгечләре «Ярдәм» дәвалау-укыту үзәгендә «Күрү буенча чикләнгән мөмкинлекләр белән пациентларга киңәшләр һәм күрү әгъзаларының  ялкынсыну авыруларын профилактикалау» темасына лекция уздырдылар.


20
октябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Казанда алтынчы тапкыр иң яхшы педиатрны сайлыячаклар.  «Минем яраткан балалар табибы» халык премиясе башлана. Сайлау www.bestpediatr.ru сайтында үткәреләчәк. Шулай ук табибларга ярдәм итү өчен балалар иҗаты кабул ителә: тематик фоторәсемнәр, сүрәтләр һәм видеосюжетлар, ул җыелмада шулай ук конкурсант рейтингларына тәэсир итә.

Бүген Алабуга районының Илмәт саласында яңа фельдшер-акушерлык пункты үзенең ишекләрен ачты. ФАП «2012–2016 ел.  Татарстан Республикасы халкына  беренчел медицина-санитария ярдәмен камилләштерү» дигән республика максатлы программа чикләрендә төзелде.

Бөтендөнья остеопороз белән көрәшү көне бүген Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы инициативасы буенча билгеләнә. Бу авыру йорәк-кан тамырлары системасы авырулары, онкология патологиясе һәм шикәрле диабет белән бергә иң киң таралган авырулардан берсе булды.

Бүген Казанда Россиянең Федераль медицина-биология агентлыгының  Офтальмология үзәге җитәкчесе, Россия ФМБАның  квалификация күтәрү итнституты (Мәскәү шәһ.) офтальмология  кафедрасы мөдире, профессор В.Н. Трубилин катнашуында ТР Офтальмологлар җәмгыятенең утырышы узды.

Бүген 20 октябрьдә бөтен дөньяда Остеопороз көне билгеләнә. Бу киң таралган авыру турында 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсендә дә сөйләштеләр.

Репертуар махсус рәвештә акушерлар-гинекологлар белән сайланган. Концертта йөклелеккә һәм бала табуга уңайлы тәэсир итүче Моцарт, Штраус, Сәйдәш һ.б. әсәрләре янгырыячак.

Луч телекомпаниясенең һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Әлмәт муниципаль районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең берләштерелгән яңа проекты башланды

Фәнни-техник хезмәттәшлек чикләрендә Яр Чаллы шәһ. «5нче номерлы Шәһәр хастаханәсе» ДАССОна (ЮНИДО) сәнәгый үсеш буенча Берләшкән Милләтләр Оешмасы экспертлары килеп киттеләр. Очрашу барышында яклар  энергоменеджмент принципларын – мониторингка,  энергетик ресурсларны киметүгә һәм нәтиҗәле куллануга юнәлгән системасын хастаханәгә урнаштыру турында фикер алыштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International