Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм тәбигать байлыклары министрлыгының хезмәткәрләре өчен Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы белән оештырылган «Медицина десанты» акциясе уздырылды. Табиблар-терапевтлар һәм медицина хезмәткәрләре артериаль кан басымын үлчәделәр һәм сәламәт яшәү рәвеше буенча киңәшләр бирделәр. Шулай ук артериаль кан басымының күтәрелү сәбәпләре турында фильм күрсәтелде, сәламәтлек торышын регуляр тикшерү өчен «үзеңне үзең тикшерү көндәлекләре» өләшенде.
Акциянең оештыручылары: ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР ССМ Балалар республика клиник хастаханәсе, Казан дәүләт медицина университеты, Казан дәүләт медицина академиясенең сырхауханә педиатриясе курсы белән педиатрия кафедрасы (каф.мөдире – профессор, м.ф.д. Д.И. Садыйкова), Казанның «Студенческая» сырхауханәсе.
Зыян күргән бала БРКХнең педиатрия бригадасы белән Казанга эвакуацияләнгән. Аның хәле канәгатьләнерлеккә якынрак дип билгеләнә. Барысы Нижегородский өлкәнең һәм Татарстанның хастаханәләрендә стационар дәвалауда 10 зыян күргән кеше калып торалар, алар арасында 5 бала. «Н.А.Семашко исемендәге Нижегородский өлкә клиник хастаханәсе» ДБССОда катнаш травма бүлегендә канәгатьләнерлеккә якынрак уртача авыр хәлдә 3 зыян күргән кеше ята. «Нижегородский Балалар өлкә клиник хастаханәсе» ДБССОда 4 бала ята. Шул санда 1 – стабиль авыр хәлдә, уңай динамика белән нейрохирургия бүлегендә, 3 – уртача авыр хәлдә нейрохирургия бүлегендә. «ТР ССМ Республика клиник хастаханәсе» ДАССОда травматология бүлегендә 1 зыян күргән кеше уртача авыр хәлдә ята. Зыян күргән автобус йөртүчесе Нижегородский өлкәдә СИЗО карамагындагы медоешмада ята.
27 майда «Россия Федерациясе субъектларының сәламәтлек саклавында информацион системаларның үсеше» дигән Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының коллегиясе булды. Чара Россия Федерациясе сәламәтлек саклау министры Вероники Скворцова рәислегендә узды. Шулай ук чарада ММИ Федераль фондының, Росздравнадзорның вәкилләре, региональ министрлыкларның, федераль һәм региональ сәламәтлек саклау оешмаларының вәкилләре катнаштылар. «Табибның кабул итүенә электрон язылу. Субъектның сәламәтлек саклавында Ситуацияләр үзәген оештыру» дигән доклад белән Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министры А.Ю. Вафин чыгыш ясады.