Бүген М. Горький исемендәге паркта сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, ТР Дәүләт советының депутатлары Ольга Павлова һәм Анастасия Исаева, КДМУ ректоры Алексей Созинов, шулай ук Татарстан Республикасының танылган спортчылары катнашуларында «Без сәламәт! Кушылыгыз!» масса-күләм акциясе үткәрелде. Масштаблы күнегүдә КДМУның 1800 артык студенты һәм 200дән артык Казанда торучы катнашты.
Бүген Түбән Камада «Үзәк базарында» «Кан басымыңны үлчә» дигән акция узды. Ике сәгатъ эчендә монда медицина профилактикасы үзәгенең белгечләре дежур тордылар һәм бөтен теләүчеләргә кан басымын үлчәделәр.
Татарстанның районнарында модульле ФАПларны ачу Республика максатлы «2012–2016 елларга Татарстан Республикасы халкына беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү» программасын гамәлгә ашыру чикләрендә уздырыла. Бүгенге көнгә бу ФАП районда сигезенче, якындагы вакытта Иске Кәшер һәм Кәүҗияк торак пунктларында тагын ФАП ачылуы булачак.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәме белән Казан ДМУның инициативасы буенча Казан шәһ. төп сәүдә йортларында «Кан басымыңны бел» дигән акция узды. Акцияне уздыру вакытында КДМУ дәвалау, медик-профилактика факультетларыныңстудентлары, шулай ук медик-фармацевтик көллиятенең укучылары бөтен теләгән кешеләрнең кан басымын үлчәделәр.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Казан дәүләт медицина университеты Казанда яшәүчеләрне һәм каланың кунакларын 14 майда (пәнҗешәмбе) 13.00 сәг. сәламәт яшәү рәвешенә багышланган «Без сәламәт! Кушылыгыз!»акциясенә «Хезмәт резервы» стадионы янына М. Горький исемендәге МЯҮПна чакыралар. Акция йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш елының һәм Казан медицина университетының Актлар көне чикләрендә уза.