ЯҢАЛЫКЛАР


29
декабрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Коллектив яңа табиблар белән тулыланды, күп кенә бүлекләр заманча җиһазланды. Һәм иң көтеп алынган, чын-чынлап тарихи вакыйга - хастаханә шәһәрчеге территориясендә Ашыгыч медицина үзәген төзеделәр.

Яңа ел алдыннан Бөгелмә районы Прогресс бистәсендә заманча фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Ул ТР сәламәтлек саклау министрлыгының «Сәламәтлек саклау»милли проектының беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелгән.

Әлмәт РҮХ хезмәткәрләре балалары өчен профсоюз Яңа ел бәйрәме оештырды. Аны балалар иҗаты үзәгендә үткәрделәр.

Сәламәтлек саклау министрлыгында хезмәткәрләрне бүләкләү тантанасы булды. Министр Садыйков Марат Наил улы хезмәттәшләрен якынлашып килүче бәйрәмнәр белән котлады, тармак үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде һәм бүләкләр тапшырды.

Гүзәл Рәисовна белән хушлашу 2022 елның 30 декабрендә 10 сәгатьтә «Гаилә» мәчетендә узачак

Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов Балтач районында булды. Илдар Рәзин улы Балтач үзәк район хастаханәсе коллективы белән очрашты.

Кыш бабай белән Кар кызы Республика балалар клиник хастаханәсе пациентлары янына бүләкләр белән килделәр.


28
декабрь, 2022 ел
чәршәмбе

Минзәлә районында Юртау бистәсендә яңа модульле ФАП ачылды. Ул «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелгән. Медицина эшчәнлеген башкаруга лицензия алынды.

Яңа елга Гулкин, Урсай һәм Яңа Спас авылларында яшәүчеләр күптән көтелгән фельдшер-акушерлык пунктлары ачылды.

«Сәламәтлек саклау» милли проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы буенча ТР медицина учреждениеләренә «Лада Гранта»маркалы биш автомобиль килде. Машиналарны Нурлат, Менделеевск, Арча, Әлмәт һәм Актаныш РҮХнең медицина хезмәткәрләренә тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International