46 яшьлек хатын-кыз игезәк малай һәм кыз бала тапкан. Сабыйлар 21 декабрьдә кесарь кисеме аша дөньяга килгән. Сабыйларның авырлыгы - 2 кг 400 граммнан артык.
Бадминтон буенча команда уенында Түбән Каманың медицина хезмәткәрләре беренче урынны алды.
Яр Чаллы шәһәре Сугыш ветераннары госпитале стационарында хәзерге вакытта 200гә якын пациент дәвалана һәм реабилитацияләнә.
Мамадыш РҮХнең поликлиникасына табиб Галиев Рамил Кашефил улына сулыш алу кыенлыгы, тын кысылуы белән 1951 елгы пациентны алып киләләр. Туганнары әйтүенчә, 4 сәгать элек өлкән яшьтәге ир-ат чикләвек ашаган һәм кинәт каты йөткерә башлаган, ә аннары сулышы кысыла башлаган.
Яңа ел бәйрәме алдыннан Перинаталь үзәге булган Балалар шәһәр хастаханәсе хезмәткәрләре, алар шулай ук "Йөрәк кушуы буенча" психология театры артистлары балалар өчен "Санта ярдәмгә ашыга"дигән яңа ел тамашасы оештырдылар
«Мамадыш РҮХ» ДАССУда 123 хатын-кыз «алкоголизм» диагнозы белән исәптә тора.
Мөслим үзәк район хастаханәсенә рентген компьютер томографы китерелде. Җиһазлар «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы кысаларында сатып алынган.
Балалар шәһәр хастаханәсе пациентларына әкият кунаклары килде. Кыш бабай белән Кар кызы Түбән Кама медицина учреждениесе стационарында дәваланучы балалар белән таныштылар, балаларга бүләкләр өләштеләр.
Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге базасында Артериаль гипертонияле пациентлар өчен мәктәптә икенче дәрес узды. Ул авыру вакытында туклану үзенчәлекләренә багышланган иде.
19-23 декабрьдә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Лицензияләү идарәсе тарафыннан 50 гариза кабул ителде.