ЯҢАЛЫКЛАР


13
сентябрь, 2022 ел
сишәмбе

29 сентябрьгә кадәр Татарстан Республикасы Президентының граждан җәмгыяте институтлары үсешенә керткән өлеше өчен премиясенә дәгъва кылучылардан документлар кабул ителә. Документларны Казан шәһәре, Батурин урамы, 7А йорт адресы буенча бирергә кирәк.

«Яшел Үзән РҮХ» ДАССУ җирлегендә республика кардиологлар һәм терапевтлар мәктәбенең күчмә циклы узды, анда профессор, Идел буе федераль округының баш штаттан тыш белгече м.ф. д. А. С. Галявич, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш белгече кардиолог м. ф. к. З.Ф. Ким, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының гомуми табиб практикасы буенча баш штаттан тыш белгече м.ф.к. Л.И. Фейсханова катнашты.

Тәтеш РҮХдә стационарның беренче катындагы бинаны капиталь ремонтлау дәвам итә.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Россия Федерациясе Хөкүмәте эгидасы астында 2022 елның 21-24 сентябрендә Татарстан Республикасы башкаласы Казанда Kazan Digital Week – 2022 халыкара форумын үткәрә. Форум «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында узачак.


12
сентябрь, 2022 ел
дүшәмбе

ТР Атказанган табибы, м.ф. к. – Нәгыймова Фирая Идиятулла кызы 12-13 сентябрьдә Санкт-Петербург шәһәрендә узачак «ВИЧ-инфекциянең актуаль мәсьәләләре. Бала һәм ана сәламәтлеген саклау» семинарында катнаша.

Табиб акушер-гинеколог Ләйсән Миңнуллина һәм өлкән акушер Ксения Хәмидуллина 5нче шәһәр хастаханәсенең Хатын-кызлар консультациясендә эшлиләр. Кызлар гриппка каршы прививка ясадылар.

Казанның 21нче сырхауханәнең беренче баш табибы Фәйзуллина Лузия Заһретдин кызы 80 яшьлеген билгеләп үтә.

Кама Тамагы районында Көрәле авылында «Сәламәтлек саклау» милли проектының беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча яңа блок-модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелеше бара.

Коронавирус инфекциясеннән прививканы мускулга һәм  интраназаль ясарга мөмкин. Вакцина кертү ысулын пациент үзе сайлый.

«Доктор Клоун» хәйрия фонды балалар һәм аларның ата-аналары белән иҗади эш алып бара. Фонд хезмәткәрләренең эше «Игелек экспедициясе»төбәкара акциясе кысаларында башкарыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International