ЯҢАЛЫКЛАР


3
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Сәламәтлек саклау учреждениеләре тарафыннан ветераннарга өстәмә медицина карап тикшерүләре үткәрелә. Контрольдә – дарулар белән тәэмин итү. Республика һәм территориаль планнарга туры китереп, истәлекле, мәдәни-масса-күләм һәм спорт чараларының медицина озатуына аерым игътибар бирелә.

Талпаннар авыр вируслы авыруларны – талпан энцефалитын һәм талпан иксод боррелиозын (Лайм авыруын) йоктыручылар булып саналалар. 

2018 елның 23 апреленнән башлап 29на кадәр чор эчендә Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 7713 чакыру керде. Җәмәгать урыннарына 1198 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 6002 – төрле авыруларга туры килде, аларның 219 – баш мие кан әйләнешенең көчле бозылуы һәм 78 инфаркт.


28
апрель, 2018 ел
шимбә

Урыссуда «Сәламәтлек-2018» Республика Спартакиадасының зональ ярышлары үтте. Чарада биш сәламәтлек саклау учреждениесенең: Актаныш, Сарман, Мөслим, Минзәлә, Ютазы хастаханәләренең командалары катнаштылар. Барлыгы «Олимп» спорт-сәламәтләндерү комплексының стадионында 400дән артык спортчы һәм җанатар җыелды.

Бүген «Чистай ҮРХ» ДАССУнең бала тудыру йортында «Бала тудыру йортлары буенча марафон» узды. Проектның максаты - йөкле хатын кызларны бала тудыру йортлары, перинаталь үзәкләр белән таныштыру, бала тудыру йортының һәм бәбиләгәннәр бүлегенең эшен күрсәтү.

13–15 майда Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәгендә V Халыкара маммопластика мәктәбе узачак. Республика башкаласына Россиянең 30 регионнан һәм БДБ иленнән 450 белгеч – пластик хирурглар, онкологлар, маммологлар, микрохирурглар җыелачаклар. Операция бүлмәсеннән реаль вакыт режимында сөт бизенең реконструктив-пластик һәм эстетик хирургиясе буенча күрсәтмә операцияләр, уку операция бүлмәләрендә практик дәресләр, бу юнәлештә чит ил һәм россия экспертлары үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклашкан интерактив лекцияләр сериясе һәм башка күп нәрсәләр узачаклар.

28 апрель Россиядә Ашыгыч медицина ярдәме хезмәтенең туган көне булып санала. Бу әлегә рәсми бәйрәм булмаса да, медицина хезмәткәрләренең һәм кайбер интернет һәм социаль челтәрләр кулланучыларының активлыгы бу көнне һөнәри бәйрәм – Ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләренең көне –  итүгә юнәлдерелгән.

Казан медицина көллиятендә «Иң яхшы урта медицина һәм фармацевтика белемле белгеч 2018» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының Республика этабы узды.

Бүген Казанда аеклыкның язгы бәйрәменә багышланган традиция булып киткән чаралар уза. Ул 10 сәгатьтә Аеклык бәйрәме символикасының дөньяда бердәнбер күргәзмәсе эшли торган академиклар Арбузовларның музей-йортында башлана.


27
апрель, 2018 ел
җомга

ЯрЧаллының КБМҮ балалар сырхауханәсендә Европа иммунизация атнасы кысаларында иммунопрофилактикалау буенча районара конференция узды. Анда Тукай районының, Әгерҗе, Актаныш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим шәһәрләренең үзәк район хастаханәләренең һәм Яр Чаллы шәһ. балалар сырхауханәсенең иммунопрофилактикалау буенча эшенә  җаваплы белгечләре катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International