ЯҢАЛЫКЛАР


29
август, 2017 ел
сишәмбе

Балалар республика клиник хастәханәсеның онкогематология бүлегендә Белем көненә багышланган бәйрәм булды. Балалар республика клиник хастәханәсенең кечкенә пациентларының Казан шәһәре Идел Буе районының Мәктәптән тыш эшләр үзәге артистларының күңелле җырлары, конкурслары һәм чыгышлары белән күңелләрен күтәрделәр.


28
август, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген Түбән Кама буенча «Сәламәтлек трамвае» йөрде, анда һәр теләүче үз организмның хәлен тикшерә алды. Түбән Камада торучылар артериаль кан басымын үлчи, шулай ук артериаль канның кислород белән туендыру дәрәҗәсен бәяли алдылар.

Казан шәһ.18нче номерлы Үзәк шәһәр клиник хастаханәсе югары технологияле медицина ярдәмен күрсәтүгә Росздравнадзор лицензиясен алды. Тантаналы шартта хастаханәнең баш табибы Ринат Җәләлдиновка ТР буенча сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтү буенча Федераль хезмәтнең территориаль органы җитәкчесе Рөстәм Сафиуллин лицензияне тапшырды.

ТР сәламәтлек саклау министры боерыгы белән «Менделеевск үзәк район хастаханәсе» ДАССОның баш табиб вазыйфасына Оксана Алексей кызы Бахматова билгеләнде.

2017 елның 21 августыннан башлап 27 августына кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 7613 чакыру керде.  Җәмәгать урыннарына 1855 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 5686– төрле авыруларга, шул санда 194 инсультка һәм 56 инфаркта туры килде.

Иртәгә 16.30 сәг. башлап 19.30га кадәр Дербышки поселогында скверда (Мир ур.) һәм ишек алды (Мавлютов ур., 40) бәйрәмендә йөрәк кан тамырлары авыруларын профилактикалау буенча акция узачак.


26
август, 2017 ел
шимбә

Бүген Татарстанның Әлки районында капиталь ремонттан соң Базарлы Матак үзәк район хастаханәсенең хатын-кызлар консультациясе белән акушерлык-гинекология бүлегенең ачылуы булды. Ачылуда ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, Әлки районы башлыгы Александр Никошин катнаштылар.

Бүген Аксубай районында, Аксубай районында, Аксубай – Чистай  а/ю ЮТҺ булды. 2 җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә 4 кеше зыян күрде, аларның икесе ЮТҺ нәтиҗәсендә вафат булды. Ике зыян күрән кеше Аксубай үзәк район хастаханәсенә тапшырылды. ЮТҺ урынына Аксубай ҮРХнең ике ашыгыч медицина ярдәме бригадасы чыкты.


25
август, 2017 ел
җомга

Бүген Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәгендә эш сессиясе узды. Анда Татарстан Республикасы бөтен медицина оешмаларына киләчәктә кертеләчәк корпоратив хәзинәләр һәм компетенцияләр бердәм моделенең проектын тәкъдим ителәр. Сессия эшендә ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин катнашты.

Бүген Казанда йөрәк-кан тамырлары системасын профилактикалау буенча акция башланды. «Крылья советов» һәм «Адмиралтейский сад» паркларында казанлылар инфаркт һәм инсульт барлыкка килү рискын билгели, артериаль кан басымын үлчи һәм участок табибына, диспансерлаштыруга һәм Сәламәтлек үзәкләренә юлламалар ала алдылар. Шәһәрдә торучыларда аерым кызыксынуны инвазив булмаган диагностика тудырды. Шул диагностика кан тамырлары системасы яшен билгеләргә рөхсәт итә. А ул, сүз уңае белән әйткәндә, кешенең биологик яшен узып китә алачак. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International