ЯҢАЛЫКЛАР


25
май, 2017 ел
пәнҗешәмбе

ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин Лилия Кох белән очрашты. Лилия Кох – ул Россиядә, Германиядә, АКШда, Дубайда эшләүче психолог, лайф-коуч, трансформацион уеннарны алып баручы, «Феникс-возрождение» дигән уникаль психологик уенның һәм «100 дней между жизнью и смертью. (Тормыш һәм үлем арасында 100 көн)» дигән автобиографик романның авторы. Ул – ИКЕНЧЕ тормыш турында китапның авторы... Очрашу онкология авыруларын кичергән пациентларын реабилитацияләү мәсьәләләренә багышланды. Билгеләргә кирәк, Татарстанда онкологик авыручылар белән эшләү өчен бик яхшы сыйфатлы модуль төзелде. Шундый авыруларны  реабилитацияләү үзенә соматик, социаль һәм психологик реабилитацияләрне кертә. Кичергән авырулар һәм уздырылган дәвалау нәтиҗәсендә барлыкка килгән шул гәүдә белән һәм шул мөмкинлекләр белән кешене яшәргә ирәтергә кирәк. 2016 елда Республика клиник онкология диспансеры карамагындагы уңышлы үсә торган реабилитацияләү бүлеге ачылган иде.


24
май, 2017 ел
чәршәмбе

Краснодар краенда (WorldSkillsRussia-2017) «Яшь профессионаллар» V милли чемпионатының финалы узды. Анда Россиядән, якын һәм ерак чит илләрдән 1300 якын катнашучылар һәм 1600 якын экспертлар катнаштылар. Ярышлар 109 компетенция буенча уздырылдылар.

2017 елның 30 маенда Казанда «Меланома иммунотерапиясе» дигән регионара фәнни-гамәли Идел буе федераль округының конференциясе булачак. Мәктәп меланоманың морфологик диагностикасына һәм дәвалауның хәзерге заман алымнарына багышланачак.

Россия Федерациясе Дәүләт думасы дипутаты Әлфия Гумар кызы Когогинаның инициативасы буенча Яр Чаллыда «Иң яхшы балалар табибы – 2017» дигән халык тарафыннан хөрмәтләнү шәһәр конкурсы башланды. Ул 10 июньгә кадәр «Челнинские известия (Чаллы хәбәрләре)» газетның мәгълүматлары булышлыгында узачак.

ТР сәламәтлек саклау министры боерыгы белән «Әлмәт үзәк район хастаханәсе» ДАССОның баш табибы вазыйфасына Рафаэль Хәмзә улы Габдрахманов билгеләнде.

ТР сәламәтлек саклау министры боерыгы белән «Норлат үзәк район хастаханәсе» ДАССОның баш табибы вазыйфасына Айдар Рөстәм улы Сагдеев билгеләнде.

2017 елның 26–27 маенда Яр Чаллыда халыкара катнашу белән Регионара фәнни-гамәли «Кама таңнары. Онкологик авыручыларга ашыгыч, кичектергесез һәм паллиатив ярдәмнең көнүзәк  мәсьәләләре» конференциясе узачак.

Республика клиник онкология диспансерында беренче регионара фәнни-гамәли «Идел буе эмболизация курсы» дигән конференция узды. Табиблар интервенцион радиологиянең хәзерге заман казанышлары, яман шешләрен диагностикалауның һәм дәвалауның эндоваскуляр методикалары, рентген хирургының эшендә иң яңа IT-технологияләре һәм регионар химия терапиясе мәсьәләләре турында фикер алышачаклар.

Мамадыш үзәк район хастаханәсендә «Аркада авырту. Дисциплинарара алым. Ревматолог һәм невролог карашлары» темасына мастер-класс узды. Анда 70 артык белгеч катнашты: бу республиканың биш районыннан табиблар-терапевтлар, неврологлар, гомуми практика табиблары һәм фельдшерлар.

2017 елның 18–19 маенда өзлексез медицин белемен бирү проекты чикләрендә Хирургларның Россия җәмгыятенең Бөтенроссия Хирурглар мәктәбенә Россия ЭЭМның Материаль-техник һәм медицина тәэминаты буенча департаменты Медицина тәэминаты идарәсенең делегациясе Казанга килеп китте. Аның  составында – Россия ЭЭМ баш хирургы, «Ашамлыклар производствосының Мәскәү дәүләт университеты» ЮҺББ ФДБББО карамыгындагы Медик-социаль технологияләр институтының хирургия кафедрасы мөдире, эчке хезмәт полковнигы, мед.фәннәре докторы, профессор В.Ф. Зубрицкий.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International