Бөтенроссия конкурсы йомгаклары буенча «Гәүдәнең кирәгеннән артык массасын, симерүне профилактикалау һәм сәламәт ашау культурасын оештыру өлкәсендә иң яхшы сәламәтлек үзәге» номинациясендә 1нче урын Казан шәһ. 18нче номерлы Шәһәр сырхауханәсе җирлегендә Сәламәтлек үзәгенә бирелде.
Һөнәри белем бирү оешмаларының студентлары арасында 15 майда башланган «Стоп ВИЧ/СПИД» Бөтенроссия акциясе республика югары уку йортларының интерактив чараларында кызу итеп эшли башлады һәм «Бөтендөнья СПИДтан үлгәннәрне искә алу көнендә» «2017-Казан марафоны» җиңел атлетика ярышы белән тәмамланды.
Конференциядә дәвамлы авыруларны алып баруның, профилактикалауның, диагностикалауның һәм дәвалауның хәзерге заман алымнары турында, бөерләрнең дәвамлы авыруы вакытында нефропротекциягә һәм кардиопротекциягә яңа карашлар турында, бөерләрнең дәвамлы авыруы вакытында диета һәм бөерләрнең дәвамлы авырулары вакытында нефроген һәм вазореналь артериаль гипертониянең рациональ терапиясе мәсьәләләре турында фикер алышачаклар.
Татарстанда гражданнар сораулары, зарланулары һәм тәкъдимнәре буенча «Халык контроле», ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының «кайнар элемтәнең» тәүлек буена эшли торган бердәм телефоны, шулай ук ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында «Гражданнар мөрәҗәгатьләре» бүлегендә интернет-кабул итү бүлмәсе эшлиләр.
Бүген Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адел Вафин Россия Федерациясендә Куба Республикасының Гәдәттән тыш һәм Тулы хокуклы илчесе Лосада Гарсиа һәм Россия Федерациясендә Куба Республикасы Илчелегенең атташесы Йоана Гонсалес белән очрашты.
Бүген Республика клиник хастаханәсенә Ставрополь крае сәламәтлек саклау министры Виктор Николай улы Мажоров һәм Ставрополь краенда Дәүләт хезмәт инспекциясенең җитәкчесе Андрей Виктор улы Кочерга килеп киттеләр.
2017 елның 15 маенан башлап 21 маена кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 7613 чакыру керде. Җәмәгать урыннарына 1449 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 5860 – төрле авыруларга, шул санда 200 инсультка һәм 39 инфаркта туры килде. Бала табуларга ашыгыч медицина табиблары 82 тапкыр чыктылар.
Татарстан Республикасы Сәүдә-санагый палатасында Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре Татарстан Республикасының дәүләтнеке булмаган медицина оешмаларының җитәкчеләре – « Табигый сайлап алу» дигән Коммерцияле булмаган партнерлыгының әгъзалары белән очраштылар.
Бәйрәм тантанасының медицина тәэмин итүне ашыгыч медицина ярдәменең 9 бригадасы үтәде: Республика һәлакәтләр медицинасы үзәгенең 2 бригадасы, Спасс үзәк район хастаханәсенең 3 бригадасы, Чистай үзәк район хастаханәсенең 2 бригадасы, Алексеевск үзәк район хастаханәсенең 1 бригадасы һәм Базарлы Матак үзәк район хастаханәсенең бригадасы.
Бөтендөнья СПИД белән көрәшү көнен уздыру чикләрендә Чирмешән районында «Стоп, ВИЧ/СПИД» акциясе узды. Чирмешән үзәк район хастаханәсенең белгечләре урынлы яшәүчеләргә кешенең иммун системасына ВИЧ-йогышының тәэсире турында, ВИЧ һәм СПИД профилактикасы һәм сәламәт яшәү рәвешен алып баруның мөһимлеге турында сөйләделәр. Алар, урам буе узып, буклетлар һәм кызыл тасмалар (СПИД белән көрәшү билгесе, шундый акцияләрнең мәҗбүри атрибуты) өләштеләр.