22 апрельдән башлап 27нә кадәр Россиянең медицина һәм фармацевтик югары уку йортлары студентларының «Физик культура һәм спорт – табибның икенче һөнәре» дигән VI Фестиваленең финал ярышлары Казанда узачак. Фестиваль ярышларның региональ этапларында 700 якын җиңүчене берләштерәчәк.
20 апрельдә, Россиядә Милли донор көнендә, Республика кан үзәгендә кан һәм аның компонентлары ирек масса-күләм донорлыгының үсеше буенча «Россиянең Машина төзүчеләре союзы» дигән Гомумроссия җәмәгать оешмасының Татарстан региональ бүлеге һәм «ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика кан үзәге» ДАССО арасында хезмәттәшлек турында килешүгә имза кую булачак.
Бүген Мурманск өлкәсенең делегациясе 18нче шәһәр сырхауханәсенә, «Азино» балалар сырхауханәсенә, «Спасение» сырхауханәсенә һәм 4нче номерлы «Студенческая» шәһәр сырхауханәсенә килеп китте.
Иннополис шәһ. РКХ Медицина үзәгендә оешманың беренче ел эшенең йомгакларын ясадылар. Тантаналы чарада катнаштылар: ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, Республика клиник хастаханәсенең баш табибы Рөстәм Гайфуллин, Югары Ослан районының башлыгы Марат Зиатдинов, Иннополис шәһ. мэры Руслан Шагалеев һәм «Иннополис» МИЗ генераль директоры Игорь Носов.
Спасс үзәк район хастаханәсендә медицина советы узды. Анда медицина этикасының һәм деонтологиясенең нигезләре һәм принциплары турында, шулай ук хастаханә медицина персоналының әхлак һәм әдәпле сыйфатларын күтәрүгә юнәлдерелгән алымнар турында фикер алыштылар. Чарада дәвалау оешманың структур бүлекчәләренең медицина хезмәткәрләре катнашты.
Буа медицина училищесында Татарстан Республикасы урта медицина белем бирү оешмаларын тәмамлаучылар арасында «Дәвалау эше» белгечлеге буенча Республика һөнәри осталык бәйгесе узды. Һөнәри осталыкта региональ бәйгеләрнең җиңүчеләре ярыштылар.
2017 елның 10 апреленнән башлап 16на кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 7743 чакыру керде. Җәмәгать урыннарына 1108 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 6088 – төрле авыруларга, шул санда 163 инсультка һәм 56 инфаркта туры килде. Бала табуларга ашыгыч медицина табиблары 61 тапкыр чыктылар.
Делегация РКОДның яңартылган 2нче номерлы дәвалау-диагностика корпусына килеп китте, оешманың диагностика һәм дәвалау бүлекләренең эше белән танышты, шулай ук Атом-төш медицина үзәген карап чыкты.
Братиславадан эксперт Павел Гавора белән бергә уздырылган мастер-класс чикләрендә БРКХ диагностиканың һәм дәвалауның рентген-хирургик алымнары бүлегенең табиблары йөрәкнең тумыштан килгән кимчелеген коррекцияләү буенча 17 операция ясадылар. Татарстаннан һәм Чувашстаннан балаларга иң хәзерге заман технологияләрне һәм материалларны куллану белән югары технологияле медицина ярдәме күрсәтелде.
Бүген Казанда «Салихов укулары» дигән фәнни-гамәли конференция үз эшен башлады. Аның эшендә ТР сәламәтлек саклау министры, РФ Сәламәтлек саклау министрлагының баш штаттан тыш белгече-ревматологы, Россия Ревматологлар ассоциациясе президенты, РФА академигы Евгений Насонов, РМФА академигы Вадим Мазуров, шулай ук бөтен Россия регионнарыннан 200 артык табиб, галим, җәмәгатьчелек эшлеклесе катнаштылар.