ЯҢАЛЫКЛАР


14
апрель, 2017 ел
җомга

Бүген Мамадыш үзәк район хастаханәсе җирлегендә «Пациентлар белән эшнең психологик аспектлары. Стационарда уңышлы психологик тирәлекне оештыруда шәфкать туташы роле. Педиатрия  практикасында  пациентлар белән эш үзенчәлекләре» темасына мастер-класс узды. Спикер булып психиатр-нарколог Карина Бессонова чыкты.

Тәмәке, алкоголь һәм наркотиклар зыяны турында балаларга Норлат үзәк  район хастаханәнең табибы-наркологы сөйләгән профилактик дәрес Норлат районы мәктәпләренең берсендә  узды. Алкоголь, наркотиклар һәм тәмәке төтене яшь организмга ничек тәэсир итү турында яшүсмерләр белделәр. Гаиләне планлаштыру кабинеты акушеркасы А. Сатдарованың лекциясе кызлар гигиенасына багышланды. Тире, чәчләр артыннан карауның, интим гигиенаны саклауның үзенчәлекләре турында һәм сәламәт яшәү рәвешен саклауның, дөрес ашауның һәм спорт белән шөгыльләрнең  мөһимлеге турында белгеч кызларга сөйләде.


13
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казанда Казан дәүләт медицина академиясе неврология һәм мануаль терапия кафедрасының 20-еллыгына һәм Республика клиник-диагностик үзәгенең 10-еллыгына багышланган «Клиник неврология –теориядән  практикага» дигән миелинсызланучы авырулар һәм таркау склерозы буенча Россия фәнни-гамәли конференциясенең ачылуы булды. Тантаналы чараны ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин ачты.

Бүген Казанда сөяк җелеге донорларының россия Милли регистрын үстерү буенча һәм ТР Сәламәтлек саклау минстрлыгының Балалар республика клиник хастаханәсе җирлегендә үпкәләрне ясалма вентиляцияләүгә мохтаҗ булучы балалар белән гаиләләргә ИВЛ аппаратларын бирү буенча бергәләшкән социаль-юнәлдерелгән проекны гамәлгә ашыру турында шартнамәгә имза куйдылар. Ике проектның да безнең илдә аналоглары юк һәм алар беренче тапкыр Татарстанда гамәлгә ашырылачак.

Яр Чаллыда сәламәтлекне саклау системасын камилләштерү һәм өлкән яшьтәге кешеләргә «гериатрия»  профиле буенча медицина ярдәмен үстерү темасына «түгәрәк өстәл» утырышы узды.

Азино» балалар сырхауханәсенә бүген Байкал аръягы краенең делегациясе килеп китте. Делегация составына «Байкал аръягы краенең перинаталь үзәге» ДССО баш табибы Елена Агафонова, Амур өлкәсе Благовещенск ССМ 2нче номерлы Балалар шәһәр хастаханәсенең баш табиб урынбасары Светлана Дударикова һәм регионның район һәм край хастаханәләренең җитәкчеләре керделәр.


12
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген РКХнең Перинаталь үзәгендә берьюлы ике тапкыр өч игез бала туды! Берьюлы 6 сәламәт малай дөньяга килде. Аналар һәм бәбиләр үзләрен яхшы хис итәләр.

13 апрельдә 13.00 сәг. Фатыйх Кәрим ур., 14 адресы буенча 7нче номерлы шәһәр сырхауханәсендәбөтен теләгән кешеләр өчен сәламәтлек мәктәбе узачак. Анда табиблар сөйләячәкләр: инсульттан ничек качарга, аның килеп чыгуы очрагында аның беренче симптомнарын ничек белергә.

13 апрельдә Казан дәүләт медицина академиясе неврология һәм мануаль терапия кафедрасының 20-еллыгына һәм Республика клиник-диагностик үзәгенең 10-еллыгына багышланган «Клиник неврология –теориядән  практикага» дигән миелинсызланучы авырулар һәм таркау склерозы буенча Россия фәнни-гамәли конференциясе Казанда узачак.

Республика клиник  хастаханәсе патологоанатомия бүлегенең хезмәткәре Р.Р.Зиннуров  «Россиянең милли быайлгы» дигән зур сәләтле яшьләрнең Бөтенроссия казанышлар конкурсында җиңүче булды һәм «Милли Байлыгы» хөрмәтләү билгесе белән бүләкләнде. Конкурс максаты – яшьләрнең актив өлешен мөстәкыйль фәнни тикшеренүләрдә, фәнни методикаларны эшләп чыгаруда һәм алынган белемнәрне систематизацияләүдә катнашуга тарту.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International