Конференциядә балларга махсуслаштырылган медицина ярдәмен оештыру мәсьәләләре, педиатриядә инновацион технологияләр, югары технологияле медицина ярдәменең казанышлары тәкъдим ителделәр.
Бүген Республика клиник онкология диспансеры маммология бүлегенең һәм реконструктив хирургиясенең табиблары-онкологлары Артур Исмагыйлов, Альберт Гыймранов һәм Ирина Овчинникова яман шештән соң сөт бизләрен DIEP-корама белән реконструкцияләү буенча күрсәтмә операцияне үткәрделәр.
Казан сәүдә йортларының берсендә Бөтендөнья сәламәтлек көненә туры китерелгән «Сәламәт Казан» акциясе узды. Сәүдә йортына килүчеләр ВИЧка аноним түләүсез тестлауны узарга, ВИЧ-йогышны профилактикалау мәсьәләләре буенча консультация алырга мөмкин булдылар. Үзләренең ВИЧ-статусын 100 артык кеше белде.
Бүген Чистай үзәк район хастаханәсенә КДМУның сәламәтлек саклауда менеджмент кафедрасында укучы курсантлар килеп киттеләр. Кунакларга инсульт белән пациентларга медицина ярдәмен күрсәтү буенча эшне оештыру һәм ашыгыч медицина ярдәме бригадаларының эшендә планшет компьютерларын куллану буенча пилот проектны кертүнең өстәнлеген күрсәттеләр.
Казанда Балалар республика клиник хастаханәсенең экспертлары һәм казан укучыларының ата-аналары катнашуы белән киңәйтелгән җыелыш узды. Очрашу Казанның 144нче номерлы мәктәп биналарында узды. Анда мәктәп яшьтәге балаларның сәламәтлеген ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру нигезләре, сәламәт бала тәрбияләүдә гаилә роле турында сөйләделәр.
Конференция В. А. Насонова исемендәге Фәнни-тикшеренү ревматология институты һәм Россия Ревматологлары ассоциациясе катнашуында узачак.
Балалар республика клиник хастаханәсенең пациентлары инсулин помпасына чыгым материалларын бүләккә алдылар. «Шикәрле диабет» диагнозы белән торучы балалар һәм аларның ата-аналары хастахәнә җитәкчелегенә, ДРКХ эндокринология бүлеге табибларына, « Татарстан Республикасы инвалидларның Диабет җәмгыяте» һәм «Синең файдаңа» хәйрия фонды вәкилләренә күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт белдерделәр.
Бүген Республика клиник хастаханәсендә халыкара катнашуы белән студентларның һәм яшь галимнәрнең «Ак чәчәкләр» дигән IV Бөтенроссия фәнни медицина форумының эше башланды. РКХнең терапевтик аудиториясендә «Ватан медицинасы юбилярлары» секциясе узды. Казан ДМУ, Беренче дәүләт медицина университеты (Мәскәү шәһ.), Башкорт дәүләт медицина университеты (Уфа шәһ.), МУ «Реавиз» (Самара) студентларының докладлары тәкъдим ителделәр.
Конференция чикләрендә Россия Федерациясендә медицина реабилитациясе, курортология, физиотерапия һәм спорт медицинасы хезмәте үсешенең көнүзәк мәсьәләләре һәм хәзерге заман тенденцияләре карап тикшереләләр.
Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсендә коррупциягә каршы чараларны гамәлгә ашыру буенча комиссия утырышы булды. Бу коррупциягә каршы комиссиянең беренче утырышы түгел. ТКҮРКПХдә көнкүреш коррупциянең мәсьәләләренә зур игътибар бирелә.