Республика медицина профилактикасы үзәгенең белгечләре Республика стоматология сырхауханәсенең табиблары-стоматологлары белән бергә Казан шәһ. Вахитов районының 273нче номерлы балалар бакчасында авыз куышлыгы гигиенасы темасына сәламәтлек дәресен уздырдылар.
«Хәзерге заман инновацияләрен медицина практикасына кертү. Гибридлы операцияләр бүлмәсе» дигән проектны гамәлгә ашыру чикләрендә уздырылган хәзерләү чаралар максатында «Татнефть» ААҖ һәм Әлмәт шәһ. Медсанчасте җирлегендә медицина программ тәэминаты өлкәсендәге компаниянең (Германия) медицина консультанты М.С. Кабайкин катнашуында мастер-класс узды.
Казанда алтынчы тапкыр иң яхшы балалар табибын сайладылар – XIII Россия «Идел буе федераль округында педиатрия һәм балалар хирургиясе» конгрессының чикләрендә «Минем яраткан балалар табибым» дигән региональ премия лауреатларын тантаналы бүләкләү церемониясе узды.
Дәвалау оешмасының хезмәткәрләрен юбилей белән котларга Түбән Кама муниципаль районы башлыгының урынбасары Эльвира Долотказина, ТР сәламәтлек саклау минисры урынбасары Илдар Фатыйхов, Түбән Кама муниципаль районы Сәламәтлек саклау идарәсенең җитәкчесе Венера Рәхимова килделәр.
Алабуга үзәк район хастаханәсе җирлегендә яңа «БарсМед» диагностик үзәге ачылды. Ачу тантанасында Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адел Вафин катнашты.
Әлмәт муниципаль районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсендә Әлмәт районы Җәмәгать советының күчмә утырышы узды. Аның эшендә Әлмәт районы башлыгының урынбасары Наҗия Хәйдәрова, шулай ук ТР ССМ Әлмәт муниципаль районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Вера Головина катнаштылар.
Йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалауның көнүзәк мәсьәләләре буенча 2016 елның 15 ноябрендә башланган масса-күләм мәгълүмат чараларының вәкилләре арасында «Йөрәгеңне тыңла» дигән Республика конкурсы Татарстанда уза.
2016 елның 28 ноябреннән башлап 4 декабренә кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 8454 чакыру керде. Җәмәгать урыннарына 1105 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 6810 – төрле авыруларга, шул санда 159 инсультка һәм 27 инфаркта туры килде. Бала табуларга ашыгыч медицина табиблары 94 тапкыр чыктылар.
ТР ССМ Республика кан үзәге «Кан Хезмәте оешмасы – 2016» дигән номинациядә җиңүче булды. Татарстан Республикасын Форумда ТР ССМ Республика кан үзәгенең баш табибы Рамиль Тураев тәкъдим итте.
Казанда XIII Россия «Идел буе федераль округында педиатрия һәм балалар хирургиясе» конгрессы үз эшен башлады. Конгресс 2 меңнән артыграк белгеч җыйды – ул педиатрлар һәм балалар хирурглары, сәламәтлек саклау оештыру буенча белгечләр һәм төрле белгечлекләр табиблары.