ЯҢАЛЫКЛАР


21
ноябрь, 2016 ел
дүшәмбе

2016 елның 14 ноябереннән башлап 18нә кадәр чорда «Халык тикшерүенә» 14 мөрәҗәгать керде. Мөрәҗәгатьләрнең  төп массасы пациентларга хезмәт күрсәтү мәсьәләләренә кагыла, 3 гариза кабул итүне оештыру тәртибенә бәйле мәсьәләләр буенча керде, оешмаларның материаль-техник хәле буенча 1 мөрәҗәгать керде.


19
ноябрь, 2016 ел
шимбә

«Галиҗанәп теш щеткасы» дигән акция Казанның балалар оешмаларында үз эшен дәвам итә. Шулай Казан шәһ. 5че номерлы балалар стоматология сырхауханәсенең хезмәткәрләре һәм КДМА ординаторлары – «Сәламәт елмаюлар» волонтерлары Яңа Савиново районының 414нче номерлы балалар бакчасына, Вахитов районының 35нче  номерлы балалар бакчасына, инженер лицеена килеп киттеләр, һәм хаттә Иннополис шәһәренең яшь торучыларына килеп киттеләр. 

Бүген «КАИ ОЛИМП» мәдәни спорт комплексында Казан шәһ. 7нче шәһәр клиник хастаханәсенең һәм ТР Югары судының хезмәткәрләре арасында футбол буенча иптәшләр матчы узды. Чара ачылуында ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов катнашты. Иптәшләр матчы Казан шәһ. 7нче шәһәр хастаханәсе командасының җиңүе 3:2 исәбе белән тәмамланды.

РФ хөкүмәте карамагындагы Финанс университетының Социология дипартаменты, тормышның иң югары сыйфаты белән Россия шәһәрләрен билгеләп, тикшеренүләр уздырды. 500 меңнән артык халык белән экспертлар билгеләнгән  37 шәһәр арасында Казан өченче урын алды.


18
ноябрь, 2016 ел
җомга

«Татнефть» ААҖ һәм Әлмәт шәһ.  Медсанчастендә оешманың хезмәткәрләре арасында шушы елда һәм тарихта икенче КВН фестивале нефть башкаласында узды. Медсанчастне күңеллеләрнең һәм тапкырларның өч төркеме тәкъдим иттеләр –«БЭМС» сырхауханәсе, «Шикэрные люди» стационары һәм кабул итү бүлегенең, реанимациянең һәм оперблогының  җыелма төркеме «Неадекватные люди».

Эльвира Павлова диктант өчен «биш» билгесен алды. Хастаханәнең хезмәткәренә чарада катнашу турында сертификат тапшырдылар.

Бүген 12 номерлы Казан мәктәбенең 4 класс укучылары Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә килеп киттеләр. Чакырулар кая килеп җыелалар һәм ашыгыч ярдәм бригадасына ничек тапшырылалар – моның  турында балалар экскурсия барышында белделәр.

Регионара клиник-диагностик үзәгендә С. Сәйдәш исемендәге 17 номерлы балалар музыка мәктәбе укучыларының концерты узды. Яшь музыкантлар клиника пациентлары алдында күңелле музыка номерлары белән чыктылар, бәйрәм атмосферасын оештырдылар һәм авырулар белән көрәшүдә иҗат – шулай ук яхшы корал дип күрсәттеләр.

Чистай үзәк район хастаханәсендә Халыкара тәмәке тартудан баш тарту көненә багышланган акция узды. Акциядә 200 артыграк кеше катнашты, аларга кеше организмына нткотинның зарарлы йогынты турында сөйләделәр. Шулай ук акция чикләрендә табиблар тәмәке тартучыларны никотинга бәйлелектән коткару мәсьәләләре турында консультацияләр бирделәр.

Бүген Казан шәһ. «7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССОның җирлегендә «Хәзерге заман медицина күп профильле оешмасында ашыгыч ярдәм: мәсьәләләр, бурычлар, перспективалар» дигән IV Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе уздырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International