ЯҢАЛЫКЛАР


1
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Әлмәт муниципаль районы сәламәтлек саклау оешмаларының «Сәламәт» дигән  XIII Спартакиадасы чикләрендә «Татнефть» ПАОның спорт комплексында дәвалау оешмаларының  ирләр һәм хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча ярышлар узды. Уеннарда Әлмәт районының 6 сәламәтлек саклау оешмасының 11 командасы катнашты.


30
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның рәсми визиты чикләрендә Парижда Татарстан Республикасы Хөкүмияте һәм Сервье фармацевтик компаниясе арасында хезмәттәшлек  турында килешүгә кул кую булды. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Адел Вафин һәм Россиядә һәм ЕАИБ илләрендә Сервье компаниясенең идарә итүче директоры Жером Гаве Франциянең (MEDEF International)  Сәнәгатьчеләр берләшмәсенең ел саен була торган җыелышта документка кул куйдылар.

2016 елның 2 декабрендә Казанда өзлексез медицина белем бирү проекты чикләрендә Россия хирурглар җәмәгатьчелегенең Бөтен Россия  «Көчле панкреатит хирургиясе» дигән хирургия мәктәбе узачак.

«Минем яраткан балалар табибым»  конкурсын уздыру чикләрендә  бүген сөт ашлары комбинатларының берсендә педиатрлар өчен экскурсия узды. Экскурсиядә катнашучылар заводның хәзерге заман җиһазларын эштә күрделәр, сөт ашларын эшләп чыгаруның ябык барышы нәрсә ул һәм аның өстәнлеге нәрсәдә белделәр Экскурсия ахырында предприятие директоры эшләп чыгарылган эшләнмәләрнең кайбер үзенчәлекләре турында сөйләде. Табиблар шулай ук эшләп чыгарылган продукцияне татып карый алдылар.

Түбән Камада Түбән Кама муниципаль районы икътисад объектлары арасында гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләрдән яклау өлкәсендә эшләүче халыкны укыту өчен иң яхшы укыту-материаль җирлегенә смотр-конкурс узды Шулай, Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсе, «ТАНЕКО» АОна урын калдырып,132 балл белән икенче урын алды. Билгеләргә кирәк, ТКҮРКХдә ГО һәм ГТХ өлкәсендә эшләүче халыкны укыту өчен материаль-техник җирлеген яхшырту буенча зур эш үткәрелә.


21
ноябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Казан  дәүләт медицина университетында ТР Хөкүмәтенең «Алгарыш» программасы булышлыгында  инновацион белем бирү программасы  булды: КДМУ профессоры, Милли хезмәтне саклау һәм аның медицинасы институтының өлкән тикшеренүче, Көнбатыш Вирджиния университетының (АКШ) профессоры Анна Шведова җитәкчелегендә «Гамәли иммунология һәм токсикология (нанокүләмле кисәкчекләр үрнәгендә)» программасы.

2013 елда, тулысынча Россия Федерацииясе буенча кебек, республикада халыкны диспансерлаштыруның яңа федераль тәртибе кертелде. Гражданнар өчен тулысынча түләүсез мәҗбури медицина иминияте акчалары исәбенә Татарстан Республикасы территориясендә гражданнарга медицина ярдәмен түләүсез күрсәтүнең дәүләт гарантияләре программасы чикләрендә диспансерлаштыру тормышка ашырыла һәм 21 яшьтән башлап 3 елга 1 тапкыр әледән-әле кабатланып тору белән уздырыла.

23 ноябрьдә 19.00 сәг. Казан шәһ. «Ак Барс» Яшьләр үзәгенең концертлар залында «Мы вместе – Без бергә» дигән хәйрия концерты онкологик авырулар белән пациентларга булышлыкта узачак.

Конференциядә  шулай ук артериаль кан басымын үлчәү буенча пост оештырылды. Пенсионерлар һәм ветераннар үз артериаль кан басымнарын тикшерделәр, үз үзләрен тикшерү көндәлекләр һәм озакка сузылган йогышлы булмаган авыруларның профилактикасы һәм сәламәт яшәү рәвешен алып бару буенча мәгълүматый материаллар алдылар.

2016 елның 14 ноябреннән башлап 21нә кадәр Казанның Ашыгыч ярдәм станциясенә 8085 чакыру керде.  Җәмәгать урыннарына 1087 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 6356 – төрле авыруларга, шул санда 169 инсультка һәм 57 инфаркта туры килде. Бала табуларга ашыгыч медицина табиблары 103 тапкыр чыктылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International