Әлмәт муниципаль районы сәламәтлек саклау оешмаларының «Сәламәт» дигән XIII Спартакиадасы чикләрендә «Татнефть» ПАОның спорт комплексында дәвалау оешмаларының ирләр һәм хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча ярышлар узды. Уеннарда Әлмәт районының 6 сәламәтлек саклау оешмасының 11 командасы катнашты.