ЯҢАЛЫКЛАР


31
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Бүген Чистай район үзәк хастаханәсе территориясендә мобиль кан салу станциясе эшләде. 70 якын кеше канга мохтаҗ булучыларга ярдәм итәргә карар иттеләр – бүген кан банкы 25 литр канга тулыланды.

Бөтендөнья инсульт белән көрәшү көнен уздыру чикләрендә Чистай район үзәк хастаханәсендә инсульт профилактикасы буенча акция узды. Аның чикләрендә теләүчеләр тикшерүне уза алдылар. 10 кешедә йөрәк-кан тамырлары авыруларының үсеш рискы факторлары ачыкланды.

Казанда Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы белән оештырылган ВИЧка түләүсез тестлау буенча Бөтенроссия акциясе тәмамланды.

Бөтендөнья инсульт белән көрәшү көне чикләрендә 3нче номерлы Әлмәт шәһәр сырхауханәсендә һәм «Татнефть» ААҖнең һәм Әлмәт шәһ. медсанчастендә «Пациент мәктәбе» булды. Аның максаты – халык хәбәрдарлыгын арттыру, диспансерлаштыруны,  профилактик медицина тикшерүләрне үз вакытында узу һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан халыкның үлем санын киметү.

Бүген 4нче номерлы «Студенческая» Шәһәр сырхауханәсендә инсульт профилактикасының һәм үз вакытында диагностикасының көнүзәк мәсьәләләренә багышланган акция узды. Чара Бөтендөнья инсульт белән көрәшү көненә туры китерелгән.

2016 елның 24 октябреннән башлап 30на кадәр Казанның Ашыгыч ярдәм станциясенә 8053 чакыру керде.  Җәмәгать урыннарына 1220 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 6342 – төрле авыруларга, шул санда 159 инсультка һәм 54 инфаркта туры килде. Бала табуларга ашыгыч медицина табиблары 100 тапкыр чыктылар.

Бөтендөнья инсульт белән көрәшү көнен Татарстанда уздыру чикләрендә Түбән Кама район үзәк күп профильле хастаханәсенең 1нче һәм 2нче номерлы сырхауханәләрендә «Пациент мәктәбе» узды, анда инсульт үсешенең профилактикасы турында сөйләделәр.

Бөтендөнья инсульт белән көрәшү көненә туры китерелгән инсульт профилактикасы темасына«түгәрәк өстәл» Чирмешән районында узды. Чарада инвалидлар җәмгыятенең вәкилләре һәм инсульт кичергән кешеләр катнаштылар.

Бүген Әлки муниципаль районының Базарлы Матак район үзәк хастаханәсендә артериаль гипертония профилактикасы буенча акция узды. Эш көненең башы алдында бөтен теләүчеләргә артериаль кан басымын үлчәделәр, инфаркт һәм инсульт кузгатучы факторлар турында фильм күрсәттеләр.

2016 елның 29 октябрендә Югары Ослан районында, Олан – Каратун автоюлының 6 км-да ЮТҺ булды. Ике җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә 5 кеше зыян күрде. Бер зыян күргән хатын авыр хәлдә һәм ике кеше уртача авыр хәлдә  Казан шәһ. 12нче клиник хастаханәсенә тапшырылды. ЮТҺ урынына Югары Ослан АМЯнең ике фельдшер бригадасы чыкты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International